2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов рәислегендә “Казан дәүләт энергетика университеты” фәнни-белем бирү кластерының Координация советы утырышы узды.
Утырыш кысаларында энергетика субъектлары базары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды, 2016-2018 елларга кластерны үстерү буенча максатчан программа һәм Координация советының киләсе елга эш планы расланды.
Җыелышта “Казан дәүләт энергетика университеты” фәнни-белем бирү кластерын үстерү” максатчан программаны гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды.
Утырышта Координация советы әгъзалары энергияне саклау өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр Үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге Үзәк Татарстан Республикасы Хәкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың энергетика субъектлары ярдәмендә оештырылды.
«Казан вертолетлар заводы» САҖ “Нефтегазшельф-2015” ел саен уздырыла торган унынчы конференция кысаларында «офшор авиациясе» номинациясендә нефть-газ шельфы өчен продукция һәм хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы предприятие – китертүче дип билгеләнде.
Ми-8МТВ-1 һәм Ми-172 вертолетлары Россиянең нефть һәм газ шельфларында «Лукойл», «Роснефть», «Авиашельф» компанияләрендә, шулай ук Вьетнам һәм Һиндыстанның нефть, газ компанияләрендә эшлиләр.
“Россия вертолетлары” идарәсе астында “Казан вертолетлар заводы” сыйфатлары буенча уникаль машиналар җитештерә. Алар шельф проектларына хезмәт күрсәтү буенча киң спектрлы бурычлар хәл итә алалар.
“Казан вертолетлар заводы” авиация техникасын яхшырту, яңа модельләр булдыру буенча нефть, газ тармагының әйдәп баручы белегечләре белән тыгыз элемтәдә эшли.
Конференция кысаларында “Казан вертолетлар заводы” «офшор авиациясе» номинациясендә лидер итеп билгеләнде.
2015 елның 8-9 декабрендә Татарстан Республикасында ел саен Сыйфат көннәрен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» САҖ һәм “Идел буе сыйфат үзәге” коммерцияле булмаган оешма ярдәмендә “Сыйфат – заман автосәнәгатенең конкурентлыкка сәләтлелек нигезе” III төбәкара конференциясе узды.
Конференция эшендә Белоруссия, Германия, Башкортостан, Чувашия Республикасы, Владимир, Волгоград, Курган, Түбән Новгород, Ростов, Самара, Тверь, Ульян, Тула, Саратов, Төмән өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Псков, Чиләбе, Липецк, Пермь, Новосибирск шәһәрләреннән автомобиль сәнәгате предприятиеләренең 200 артык белгеч катнашты.
9 декабрьдә «КАМАЗ» САҖ, “ЦФ КАМА коммерцияле транспорт чаралары өчен системалары” ҖЧҖ, «Кнорр-Бремзе. Коммерцияле транспорт өчен системалар» ҖЧҖ мәйданчыкларын карап чыгу оештырылды.
Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) карары нигезендә, ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (International Day Against Corruption).
Аның төп максаты булып барлык дәүләт һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын коррупция проблемасына юнәлтү тора.
Шул көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәле сәяси конференциядә коррупциягә каршы Берләшкән милләтләр оешмасында имзалау өчен Конвенциясе ачылды. Ул Генераль ассамблея тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителде.
Ул дәүләтләрнең күмәк һәм килештерелгән гамәлләре коррупциягә каршы көрәш системасын көчәйтү, аның күләмен һәм нәтиҗәләрен киметүгә булыша. 2003 ел Конвенциясе – мондый төрдәге беренче документ. Россия аны беренчеләрдән булып имзалады.
Коррупция — катлаулы социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш, ул илнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле булмыйча, барлык илләргә дә кагыла. Чөнки ул икътисадый үсешен тоткарлый, дәүләт нигезен какшата.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнне күп илләрдә демонстрацияләр, очрашулар, семинарлар һәм башка төрле чаралар үткәрелә.
2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Катарга визиты кысаларында «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды проекты белән танышты.
«Мәгариф шәһәре» (Education City) төрле уку-укыту учреждениеләре (урта мәктәптән алып фәнни-тикшеренү институтларына кадәр), шулай ук дөньяның кайбер университетлары филиаллары урнашкан зонадан гыйбарәт. Мәйданы 14 кв.км. һәм ул Доха шәһәре читендә урнашкан.
2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Катарга узган визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан белән Катар арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Катарның Инвестицияләр белән идарә, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм Катар эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл кысаларында төрле өлкәләрдәге перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
2015 елның 7 декабрендә Доха шәһәрендә (Катар) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Катарның энергетика министры Мөхәммәд бән Салих әль-Сад белән очрашу узды.Ул нефть экспортер-илләр оешмасы Президенты булып сайланды һәм үз вазыйфаларын 2016 елның 1 гыйнварыннан башкара башлый.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Катар Дәүләте арасында ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Татарстан белән Финляндиянең хезмәттәшлеге үсә.
2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Финляндия делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефть» САҖ һәм Казан авиация заводы җитәкчелеге һәм вәкилләре, Финляндия ягыннан - «ЛАДЕК» Лахти регионын үстерү буенча Үзәк җитәкчелеге һәм кайбер фин компанияләре вәкилләре катнашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Финляндиянең сәнәгать, авыл хуҗалыгы, экология өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
2015 елның 7-8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәрендә (Катар) рәсми визит белән килде.
Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан икътисад һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.
2015 елның 5 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстанның эшлекле парнерлары” Форумы узды. Форум эшендә Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән һәм 23 чит илдән 600 артык делегат катнашты. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда бары тик 30% татар яши, калганнары Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап яши.