2016 елның 17 гыйнварында Айрат Мәрдиев идарәсендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы голландия командасына беренчелекне калдырып «Дакар-2016» раллисын икенче нәтиҗә белән төгәлләде.
Шунысын да әйтергә кирәк, «КАМАЗ-мастер» командасы иң титуллы команда булып тора һәм югары пробалы 13 бүләккә ия.
2016 елның 15 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашуында катнашты.
Очрашу барышында ике як алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Россия компаниясе Cognitive Technologies һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасы АҖ арасында ниятләр турында килешү имзаланды.
«Когнитив технологияләр» (Cognitive Technologies)- россия компанияләреннән программа белән тәэмин итүне эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче иң эреләренең берсе. 2015 елда компания «РУССОФТ» һәм ИД Коммерсант версиясе буенча россияның эре софтвер компанияләренең рейтингында икенче урынны яулады.
Компаниянең эшчәнлек юнәлешләре корпоратив автоматлаштыру системаларын, робототехника һәм сатып алу белән идарә итү системаларын, электрон документлар әйләнешен, документларны эшкәртү, танып белү, гамәлгә кертүне үз эченә ала.
Техник-кертү үзәге булдыру Cognitive Technologies компаниясенең Татарстанда беренче проекты түгел. 2014 елда Cognitive Technologies компаниясе «КАМАЗ» ҖАҖ белән уртак проект башлап эшләү, 2020 елга «КАМАЗ» автомобиле базасында үзе идарә итүче яңа буын транспорт чарасын булдыру тәкъдим ителгән иде.
2016 елның 14 гыйнварында Гайдар форумы-2016 кысаларындагы панель дискуссияларның берсендә Татарстанда «ИнноКам» инновацион-җитештерү үзәген булдыру проектын тәкъдир итү узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Панель дискуссиянең модераторы булып Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры Владимир Мау чыгыш ясады.
2016 елның 13 гыйнварь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе составында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» исемле VII Гайдар форумы эшендә катнаша.
Форум 13-15 гыйнварь көннәрендә Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе мәйданчыгында уза.
Гайдар форумы-2016 пленар сессиясендә сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
Гайдар форумы-2016 программа кысаларында «Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингын презентацияләү булды. Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе тарафыннан Россия инновацион төбәкләре Ассоциациясе катнашында эшләнде.
2016 елның 13 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасы Синьцзян-Уйгур автоном районы Җитештерү-төзү Корпусы Рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге кытай делегациясе белән очрашуында катнашты.
Әңгәмә барышында ике як Татарстан территориясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Проект республиканың берничә районын колачлый, терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстерүне, шулай ук эшкәртүче производстволар булдыруны күздә тота. Кытай ягы җирдә сугару системаларын үстерүгә һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга инвестицияләр кертергә ниятли.
Татарстан әлеге проект үсеше белән кызыксына, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Агымдагы елның 12 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов региональ һәм федераль дәрәҗәдә республика товар җитештерүчеләр продукциясен тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре һәм республика предприятиеләренең экспорт эшчәнлекләренә дәүләт ярдәме чаралары хакында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль дәүләт хакимияте органнары (Россия тышкы эшләр министрлыгы, Россия икътисадый үсеш министрлыгы, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы) һәм махсуслаштырылган оешмалар (Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе, Россия экспорт үзәге АҖ, «ЭКСАР» АҖ һәм башкалар) белән үзара хезмәттәшлек сораулары турында сүз барды. Киңәшмәдә республика сәнәгать предприятиеләренә халыкара, төбәкара, тышкы икътисади элемтәләр үсешендә, чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүдә һәм җитештерелә торган продукцияне тышкы һәм эчке базарларга танытуда ярдәм күрсәтү хакында да фикер алыштылар.
«Нефтехимия процесслары өчен югары сыйфатлы ягулык, май һәм чимал алу максатыннан авыр нефть чималының гидроконверсия технологиясен булдыру» «Татнефть» САҖ проектына милли проект статусы бирелде.
Әлеге карар Александр Новак җитәкләгән РФ энергетика министрлыгы каршындагы инновацион технологияләрне һәм энергетикада заманча материалларны гамәлгә кертү милли проектларын сайлап алу буенча эшче төркем утырышында кабул ителде. Компаниянең проекты югары күрсәткечле нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү, шул исәптән конверсия буенча илебезнең беренче проекты.
Атаклы «Дакар-2016» раллисының җиденче этабы дүрт экипажлы йөк машиналары ярышларында чыгыш ясаучы «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары өчен уңышлы булды.
Беренче булып финишка Эдуард Николаев экипажының «КАМАЗ»ы килде. Икенче урынны Айрат Мәрдиев яулады, өченче «MAN»да чыгыш ясаучы голландия остазы Питер Верслуис булды. Андрей Каргинов экипажы бишенче булып финишка килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре ветераннарын һәм хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә.
«Хөрмәтле ветераннар, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Яңа Ел белән тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәмне һәркайсыбыз ел әйләнәсендә көтеп алган күңелле hәм истә калган вакыйгалар, яңа өметләр белән каршы ала.
Яңа 2016 ел яңа проектларга, якты һәм күңелле чараларга бай булсын.
Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елда исянлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!”.
2015 елның 29 декабрендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ директорлар Советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты , компаниянең директорлар Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Директорлар советы 2015 елның 11 ае эчендә компаниянең бюджет үтәлешен карады һәм 2016 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетын раслады.
Утырыш кысаларында «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ киләчәктә үстерү мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта предприятие елына 24 мең тоннадан артык продукция җитештерә, яңа, югары ликвидлы продукция төрләре – ровинг тукымалар, туралган пыяла җепселләр, бөтерелгән пыяла җепләр җитештерүе җайга салынган.