2016 елның 13 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасы Синьцзян-Уйгур автоном районы Җитештерү-төзү Корпусы Рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге кытай делегациясе белән очрашуында катнашты.
Әңгәмә барышында ике як Татарстан территориясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Проект республиканың берничә районын колачлый, терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстерүне, шулай ук эшкәртүче производстволар булдыруны күздә тота. Кытай ягы җирдә сугару системаларын үстерүгә һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга инвестицияләр кертергә ниятли.
Татарстан әлеге проект үсеше белән кызыксына, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.