2015 елның 29 декабрендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ директорлар Советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты , компаниянең директорлар Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Директорлар советы 2015 елның 11 ае эчендә компаниянең бюджет үтәлешен карады һәм 2016 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетын раслады.
Утырыш кысаларында «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ киләчәктә үстерү мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта предприятие елына 24 мең тоннадан артык продукция җитештерә, яңа, югары ликвидлы продукция төрләре – ровинг тукымалар, туралган пыяла җепселләр, бөтерелгән пыяла җепләр җитештерүе җайга салынган.
«П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ базасында җитештерүне киңәйтү хакында да фикер алыштылар.
«УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм шиналар комплексы предприятиеләрен алга таба да үстерү мәсьәләләрен карадылар. 2016 елда продукция ассортиментын киңәйтү һәм йөк һәм җиңел автотранспорт өчен шиналар чыгару күләмнәрен арттыру, җитештерүне оптимальләштерү һәм чыгымнарны киметү эшчщнлеге дәвам итәчәк.
Директорлар советында шулай ук «Татнефть» ГАҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.