Республика товар җитештерүчеләр продукциясен тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре һәм республика предприятиеләренең экспорт эшчәнлекләренә дәүләт ярдәме чаралары хакында сораулар каралды

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе
 

Агымдагы елның 12 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов региональ һәм федераль дәрәҗәдә республика товар җитештерүчеләр продукциясен тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре һәм республика предприятиеләренең экспорт эшчәнлекләренә дәүләт ярдәме чаралары хакында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль дәүләт хакимияте органнары (Россия тышкы эшләр министрлыгы, Россия икътисадый үсеш министрлыгы, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы) һәм махсуслаштырылган оешмалар (Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе, Россия экспорт үзәге АҖ, «ЭКСАР» АҖ һәм башкалар) белән үзара хезмәттәшлек сораулары турында сүз барды. Киңәшмәдә республика сәнәгать предприятиеләренә халыкара, төбәкара, тышкы икътисади элемтәләр үсешендә, чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүдә һәм җитештерелә торган продукцияне тышкы һәм эчке базарларга танытуда  ярдәм күрсәтү хакында да фикер алыштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International