ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга
 

2016 елның 28 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә Академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар өчен Лицей-интернатның Попечительләр советы утырышы булып узды. Утырышта ТР Президент Ярдәмчесе Ринат Сабиров, КНИТУ-КХТИ җитәкчелеге, республиканың нефтехимия косплексы предприятияләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Попечительләр советы вәкилләре “Газпром” ҖАҖ махсус классларында булдылар. Әлеге экскурсия вакытында 11 сыйныф укучылары модельләштерү системасы һәм энергиянең альтернатив төрләрен визуализацияләү,  сәнәгатьтә практик кулланылышы турында сөйләделәр. Талантлы укучылар химия, биология, физикадан проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрен күрсәттеләр.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

2016 елның 27 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Коллегияда катнашучылар каршысындагы чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр җәлеп итү-гади бурыч түгел, дөньядагы  тышкы сәясәт вәзгыятенә һәм илдәге эчке хәлләргә бәйле дип белдерде.

Республиканың инвестицияләр эзләү мөмкинлеге, резервы күп, аның барысы да кулланылмый һәм алдыбызга амбицияле бурычлар куярга кирәк, дип билгеләп үтте ул.

“Инвестицияләр –ул тыштан кергән чаралар гына түгел, иң элек һәр илдә, республика, шәһәр, районда булган  потенциалны ачу, диде Рөстәм Миңнеханов. Әлбәттә, моның өчен тышкы инвесторлар белән эш итәргә кирәк, чөнки акчадан тыш безгә технологияләр, тәҗрибә, ышанычлы партнерлар, яна базарлар кирәк.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе
 

2016 елның 27 гыйнварында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә җитди игътибар бирергә кирәк дип белдерде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Председателе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның иминлеге, күбесенчә, икътисад торышына бәйле, дип билгеләп үтте. Республиканың киләчәк үсеше өчен гамәлдәге куәтләрне модернизацияләргә һәм яңа тармаклар үзләштерергә кирәк, дип  ассызыклады ул. Үзгәрешләр кадрлар әзерләү өлкәсенә дә кагылырга тиеш.

 

2016 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәге бүлекчәсе әгъзаларының очрашуы булып узды.

Очрашу барышында заманча икътисади шартларда сәнәгать предприятияләренә һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәменең  актуаль булган сораулары  хакында сөйләштеләр.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

 

2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә булып узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында 2015 елда нефтьгазхимия комплекслы предприятияләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды. «Татнефтехиминвест-холдинг» җитәкчелеге мәгълүматы нигезендә, Татарстандагы холдингка кергән комплекстагы төп предприятияләр 2015 елны, алдан исәпләүләр буенча, табыш белән тәмамлады. Сатудан кергән табыш узган ел дәрәҗәсеннән 1,5 тапкыр артып киткән. Республика бюджетына күчерүләрнең артуы өчтән бер. 2015 елда төп предприятиеләрнең продукциясен экспортлау 424,6 млрд сумнан артык, бу аларның 46,5 процент керемен тәшкил итә.   


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе
 

2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышы булып  узды.

Утырышта «Дженерал Электрик» компаниясенең Россиядагы Вәкиллек җитәкчелеге, министрлык һәм ведомство җитәкчелеге, ТР эре сәнәгать предприятияләре вәкилләре катнашты.

  Исегезгә төшерәбез, 2013 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дженерал Электрик» компаниясенең Россияда һәм СНГдагы президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашуы нәтиҗәсендә ТР «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерү буенча  Ведомствоара эшче төркем булдырылган иде.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга
 

2016 елның 22 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Президиум утырышында катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Председателе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.    

Утырыш барышында Татарстан Республикасы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларының эшчәнлеген хокукый җайга салу сораулары каралды.  

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов үзенең чыгышында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны җайга салу өлкәсендәге хәзерге көндә гамәлдә булган федераль законга анализ ясады, һәм әлеге өлкәдә россия регионнарының тәҗрибәсен анализлады, ТР стационар булмаган сәүдәне хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен кертте.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

«Татнефть» САҖ күп энергия сарыф итүне киметүгә һәм җитештерүнең нәтиҗәлеген арттыруга юнәлдерелгән пласт басымын саклап калу системасын перспектив технологияләрне үстерүне дәвам итә.

Предприятиядә басымлы скважиналарның эчке скважина җиһазларын күгәрү һәм югары давлениедан саклау, шулай ук, пласт басымын саклап калу процессларын комплекслы оптимальләштерү эше алып барыла. 2015 ел эчендә «Татнефть» САҖ буенча эксплуатациягә 198 яңа басым скважиналары тапшырылган, план 111,2 процентка үтәлгән.

75 басым скважиналарына бер үк вакытта-аерым суырту технологиясе кертелде. Әлеге технология эшли башлаганнан бирле 715 скважинада кулланыла, әлеге технологияне куллану 1798,1 мең өстәмә кертем биргән.

2015 елда пласт давлениясын саклап калу системасында энергия куллануны оптимальләштерү программасын үтәү кысаларында «Елховнефть» һәм  «Баулынефть» нефть газ чыгару идарәләрендә үз илебездә җитештерелгән күләмле насос агрегатлары гамәлгә кертелгән, аларның җитештерүчәнлеге тәүлеккә 500м3.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе
 

2016 елның 19 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов  Казанда узачак TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе TIAF supported by Automechanika Халыкара автомобиль төзелеше форумы икенче тапкыр үткәрелә дип хәбәр итте. Быел ул  3-5 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе» территориясендә узачак. Тантаналы ачылышта һәм форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашу планлаштырыла.

Форумны оештыручылар- Европа бизнесы Ассоциациясе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ, «Мессе Франкфурт ГМбх» россия бүлекчәсе.

 

«Казан мотор җитештерү берләшмәсе» ААҖдә  югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча предприятие һәм Казан милли тикшеренү техник университетының үзара хезмәттәшлек программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында 2016 елның 19 гыйнварыннан максатчан сыйныфларында икенче уку яртыеллыгының дәресләре башлана,  9 февральдән Казан мотор җитештерү берләшмәсе - Казан милли тикшеренү техник университетының максатчан төркемнәре укый башлый.

Казан мотор җитештерү берләшмәсе - Казан милли тикшеренү техник университетының максатчан сыйныфларының төп бурычы - югары сыйныф укучыларын математика, физика, информатика, инженер графикасы кебек дисциплиналардан Бердәм Дәүләт Имтиханнарына (БДИ) тирәнтен әзерләү, киләчәктә Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ-КАИ) укырга керү һәм мотор төзү предприятиясенә эшкә урнашу. Укуларны вуз укытучылары үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International