29 декабря.2015 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО"заводында булды һәм яңа объектлар төзелеше гамәлгә ашыруы белән танышты. Президентны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, Татарстан Республикасы Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр нафта сплиттеры төзелешен карадылар, әлеге проект нафтаны җиңел һәм авыр фракциягә бүлү өчен каралган. Әлеге объктта эшләр 2014 елның сентябрендә башланды, аның проект күәте елына 645 мең тоннага каралган. Бүгенге көндә төп җиһазлар монтажы һәм җибәрү эшләре тәмамланган, объектны тапшыру вакыты – 2016 елның беренче квартал ахыры.
2015 елның 29 декабрендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберта Кәримов катнашында яңартылган ТЭЦта түбән потенциаллы пар турбиналары кулланылган яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү тантанасы узды.
Проект 2012 елдан гамәлгә ашырыла, 2 түбән потенциаллы пар турбиналарын төзү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. Яңа куәтләрне сафка кертү елына өстәмә рәвештә 350 Мвт электр энергиясен җитештерергә ярдәм итәчәк. Еллык электр энергияне җитештерү 1 376 дан 3 043 млн кВТс артачак.
Шулай ук Түбән Камада электр энергиясе дефицитын киметәчәк, кулланучыларны, шул исәптән, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Нижнекамскшина» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ һәм «ТАНЕКО» АҖ предприятиеләрен энергия белән тәэмин итүне арттырачак.
2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашты. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла.
«Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул. Валюта базарындагы тотрыксызлык һәм Көнбатыш финансларын һәм технологияләрен алу мөмкинлеге булмау кайбер республика проектларын гамәлгә ашыруны акрынайта. Әмма Татарстанның бүгенге потенциалы үсешнең уңай динамикасын саклап калырга ярдәм итә”,- дип ышаныч белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы ярдәмчесе Равил Зарипов Татарстан Республикасы сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре вәкилләренә һәм хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Чит эшләр министрлыгының Казандагы Вәкиллеге, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Бөтендәнья татар конгрессы Башкарма комитетының вәкилләре катнашты.
2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел җитәкчесе-2015» тантаналы чара узды.
Бәйрәм чарасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберта Кәримов рәислегендә «Нижнекамскнефтехим» САҖ һәм «ТАИФ-НК» ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган импортка алмаш табуга юнәлдерелгән инвестицион проектларга дәүләт ярдәм итү чаралары хакында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Ринат Сабиров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалага министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, «Нижнекамскнефтехим» САҖ һәм «ТАИФ-НК» ААҖ җитәкчеләре катнашты.
Узган киңәшмә кысаларында «Нижнекамскнефтехим»САҖ һәм «ТАИФ–НК» ААҖ 2025 ел кадәр үсеш программалары хакында предприятиеләренең җитәкчеләре хәбәр итте.
2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Инвестицион совет президиумы утырышларында дәүләт хакимияте органнары тарафыннан күптөрле ярдәм таләп ителүче проектлар каралачак, шулардан: инфраструктура, законнар чыгару-норматив һәм башка төрле ярдәм.
Бүгенге көндә инвестицион проектлар республика икътисадының киләчәк үсеше өчен гаять мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, алар җитештерүләр, яңа эш урыннары булдырырга, яңа салым базасын корырга ярдәм итәләр.
Утырыш кысаларында рейтинглау проектын инвесторлар үзләре тәкъдим итте. Рейтинглау максаты - инвестицион проектлар өстендә эшләгәндә гамәлдә административ барьерларны ачыклау.
«Нижнекамскнефтехим» САҖ яшь новаторларның VII корпоратив бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. “2014-2015 елларда гамәлгә кертелгән иң яхшы техник карар” номинациясендә җиңүче дипломын фәнни-технологик үзәге (НТЦ) инженер-технологы Ирек Газизовка тапшырылды Аның эше Россия Федерациясе патенты белән саклана.
“Җитештерүдә файдалану өчен иң яхшы техник карар” номинациясендә НТЦ лабораториясе мөдире Кирилл Кубанов һәм НТЦ инженер-технологы Надим Шәйдуллин танылды.
Яшь новаторларның VII корпоратив бәйге җиңүчеләренә һәм призерларына дипломнар тапшырылды. “Оешманың иң яхшы яшь новаторы” һәм “Оешманың яң яхшы яшь иҗадый бригадасы”номинациясендә җиңүчеләр дә бүләкләр алды.
2015 елның 23 декабрьдә депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында, Татарстан Президенты тәкъдимен кабул итеп, Альберт Әнвәр улы Кәримовны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Таатрстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләделәр.
Процедура Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 маддәсе, Татарстан Республикасының 18 һәм 49 маддәләре нигезендә Альбер Кәримов яңа вазыйфага билгеләнде.