Гайдар форумы кысаларында Татарстанда «ИнноКам» инновацион-җитештерү үзәген булдыру проектын тәкъдир итү узды

2016 елның 15 гыйнвары, җомга
 

2016 елның 14 гыйнварында Гайдар форумы-2016 кысаларындагы панель дискуссияларның берсендә Татарстанда «ИнноКам» инновацион-җитештерү үзәген булдыру проектын тәкъдир итү узды.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Панель дискуссиянең модераторы булып Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры Владимир Мау чыгыш ясады.

Панель дискуссия барышында Стратегия-2030 күзлегеннән ТР социаль-икътисади сәясәтен тормышка ашыру перспективалары турында фикер алыштылар: ватан икътисадының “үсеш ноктасы” буларак Кама агломерациясен үстерү; ТР Кама агломерациясе үсеше мисалында транспорт инфраструктурасының үсеш стратегиясе: заманча акцентлар һәм өстенлекләр; чималга керү һәм Идел буе һәм Көнбатыш Себер нефть, газ, химия комплексының конкурентсәләтлелеген саклап калу: Ямал-Идел буе җиңел углеводородларның киң фракциясен (ҖУКФ) транспорт белән тәэмин итү инвестиция проектының үсеш перспективалары.

Панель дискуссияда катнашучылар каршындагы чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия хөкүмәтенә, федераль тармак министрлыкларына «Иннокам» территориясенең комплекслы үсешенә юнәлдерелгән проектны булдыруны кирәк дип тапкан Татарстанның инициативасын хуплаган өчен рәхмәтен белдерде.

Аның сүзләре буенча, «Иннокам» проектын реализацияләү булган инфраструктур чикләүләрне юк итәргә мөмкинлек бирәчәк, икътисады үсеш өчен мәйданчык булдырачак.

«ИнноКам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепция проекты Татарстан Республикасы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе белән берлектә эшләнгән иде.

«ИнноКам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясе максаты - Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать һәм югары технологияле кластерлар үсү исәбеннән илдә әйдәп баручы инновацион-җитештерү үзәге булдыру һәм Кама агломерациясенең транспорт каркасының тотрыклы структура тәшкил итүен формалаштыру, тупланган сәнәгать һәм технологик потенциалны халык тормышының югары сыйфатлы булуына трансформацияләү.

Кама агломерациясе - Татарстан Республикасында, Казан һәм Әлмәт икътисади зоналар белән беррәттән, эчке тирәлек үсешенең төп икътисадый зоналарның берсе.

Кама агломерациясе –бу 1 млн. кеше, яисә Татарстан Республикасы халкының 26%, тулаем региональ продуктны 26% артыграк булдыру, ТР 43% сәнәгать һәм 17% авыл хуҗалыгы продукциясе, ТР 40% артык инвестициясе. Биредә 54% россия полимерлары җитештерелә, Россиянең 42% синтетик каучугы җитештерелә, һәр икенче йөк машинасы, һәр өченче шина. Кама сәнәгать зонасын алга таба үстерү өчен булган транспорт һәм энергетик инфраструктураны үстерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International