2016 елның 15 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашуында катнашты.
Очрашу барышында ике як алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Россия компаниясе Cognitive Technologies һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасы АҖ арасында ниятләр турында килешү имзаланды.
«Когнитив технологияләр» (Cognitive Technologies)- россия компанияләреннән программа белән тәэмин итүне эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче иң эреләренең берсе. 2015 елда компания «РУССОФТ» һәм ИД Коммерсант версиясе буенча россияның эре софтвер компанияләренең рейтингында икенче урынны яулады.
Компаниянең эшчәнлек юнәлешләре корпоратив автоматлаштыру системаларын, робототехника һәм сатып алу белән идарә итү системаларын, электрон документлар әйләнешен, документларны эшкәртү, танып белү, гамәлгә кертүне үз эченә ала.
Техник-кертү үзәге булдыру Cognitive Technologies компаниясенең Татарстанда беренче проекты түгел. 2014 елда Cognitive Technologies компаниясе «КАМАЗ» ҖАҖ белән уртак проект башлап эшләү, 2020 елга «КАМАЗ» автомобиле базасында үзе идарә итүче яңа буын транспорт чарасын булдыру тәкъдим ителгән иде.