2016 елның 13 гыйнварь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе составында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» исемле VII Гайдар форумы эшендә катнаша.
Форум 13-15 гыйнварь көннәрендә Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе мәйданчыгында уза.
Гайдар форумы-2016 пленар сессиясендә сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
Гайдар форумы-2016 программа кысаларында «Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингын презентацияләү булды. Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе тарафыннан Россия инновацион төбәкләре Ассоциациясе катнашында эшләнде.
Рейтинг презентациясендә Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион төбәкләре Ассоциациясе Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры Владимир Мау, регион вәкилләре-РИРА әгъзалары, экспертлар катнашты.
Рейтингның төп максаты - Россия регионнарында инновацион (югары технологияле) бизнес үсешенең шартларын һәм нәтиҗәләрен ачыклау.
Рейтингның максатчан аудиториясе - федераль хакимият органнары, федерация субъектларының башкарма хакимият органнары, югары технологияле бизнес вәкилләре - потенциаль инвесторлар, эшмәкәрләр, технологияләр эшләүчеләр буларак.
Презентация барышында инде булган рейтинглар белән чагыштырарак әлеге рейтингның өстенлекләре аталды. Бу, барыннан да элек, инновацион бизнес үсешенә басым ясау, шартларны бәяләү (мөмкин булган ресурслар), бизнес үсешенең нәтиҗәләрен бәяләү.
Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры Владимир Мау фикеренчә, без башлаган эш: рейтинг өстендә эшләү-бик мөһим процесс. Яңа рейтинг әйдәп баручы рейтинг булыр дип көтелә, чөнки без аны Россия инновацион төбәкләре Ассоциациясе вәкилләре белән берлектә тудырабыз.
Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион төбәкләре Ассоциациясе Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә рейтингны булдыру өстендә җитди эш башкарылган. Аның сүзләренчә әлеге рейтинг, рейтинг структурасында һәр компонент буенча регион-лидерны ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Иң мөһиме-рейтинг эшләргә тиеш дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Рейтингны формалаштыру процессына ул регионнарны автив кушылырга чакырды. Шул ук вакытта төп бурычларның берсе- региональ бизнес вәкилләренең фикерләрен ишетү, аңлау һәм рейтингның структурасы дөрес сайланылганлыгын билгеләү.
Шулай ук, дискуссия булып узды, аның барышында регион вәкилләре рейтингны булдыру принципларына кагылышлы, анда кулланылачак бәяләр, регионнарда югары технологияле бизнес үсеше шартлары индекслары хакында сораулар бирделәр.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)
Мәгълүмат өчен:
Гайдар форумы- хэзерге заманның актуаль проблемалары турында сөйләшү өчен даими гамәлдә булган фикерләшү мәйданы.
Форум 2010 елдан бирле уздырыла. Форум дискуссияләрендә алгы урында Россиянең дөньядагы стратегик роле һәм урыны белән бәйле булган темалар тора.
Форумның максаты- сәяси һәм икътисадый проблемалар турында уртак фикер алышуга әйдәп баручы дөньякүләм танылган галимнәр һәм практикларны җәлеп итү, сәяси һәм икътисадый сораулар буенча өзлексез эксперт диалог тоту, милли һәм глобаль икътисад һәм сәясәтнең төп трендларының һәм вакыйгаларының чагылышы, россия икътисадын үстерү буенча стратегик киңәшләр һәм тәкъдимнәр кертү.
Оештыручылар - РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе, Е.Т.Гайдар исемендәге икътисадый сәясәт Институты һәм Егор Гайдар Фонды.