«Татнефть» проектына милли проект статусы бирелде

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе
 

«Нефтехимия процесслары өчен югары сыйфатлы ягулык, май һәм чимал алу максатыннан авыр нефть чималының гидроконверсия технологиясен булдыру» «Татнефть» САҖ проектына милли проект статусы бирелде.

Әлеге карар Александр Новак җитәкләгән РФ энергетика министрлыгы каршындагы инновацион технологияләрне һәм энергетикада заманча материалларны гамәлгә кертү милли проектларын сайлап алу буенча эшче төркем утырышында кабул ителде. Компаниянең проекты югары күрсәткечле нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү, шул исәптән конверсия буенча илебезнең беренче проекты.

Чит ил аналогларыннан гидроконверсия технологиясенең өстенлекләре берничә, шулай ук ил эчендә һәм чит илләргә дә кертү перспективалары бар. РФ энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча россиянең 9 нефть эшкәртү заводы гидроконверсия технологиясен кертү белән кызыксыналар.

Әлеге технологияне үзләштерү РФ нефть эшкәртүнең тирәнлеген арттырачак, шулай ук россиянең нефть экспорт потенциалын 30 млн т күләменә кадәр күтәрергә ярдәм итәчәк, мазут экспортын югары сыйфатлы нефть продуктлары белән тулыландырырга, тагын да бер төркем тармакның кооперациясенә ярдәм итәчәк (фән, инжиниринг, машина төзелеше, төзелеш тармаклары, нефть эшкәртү, металлургия) һәм ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең максатчан күрсәткечләренә ирешүдә зур өлеш кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International