ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе
 

2016 елның 10 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары Ассамблеясында катнашты.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары Ассамблеясы  утырышы барышында 2016 елда Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген үстерү һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге сораулары каралды.

Ассамблея делегатлары 2016 елның 1 мартында узачак Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларының VII Съезды сораулары турында да фикер алыштылар.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе
 

2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә республика территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектларының урнашуын хокукый җайга салу сораулары буенча эш киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре вәкилләре, Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмәне ачып, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, әлеге мәсьәлә агымдагы елның 22 гыйнварында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышында каралды дип билгеләп үтте.

 

2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсын оештыру һәм уздыруны камилләштерү сораулары буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек аппараты вәкилләре, ФБУ "ЦСМ "Татарстан" үзәге хезмәткәрләре катнаштылар.

Исегезгә төшерик, 2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” 12 нче конкурсында республиканың 192 товар җитештерүчесе катнашкан иде.  Алар конкурсны оештыру комитетына 443 товар исемен, продукция һәм хезмәт күрсәтүне чагылдырган гаризалар тәкъдим иттеләр. 2015 елда конкурс лауреаты исеменә 126 товар исеме, продукция һәм хезмәте лаек булды. I дәрәҗәле  Дипломга 214 товар исеме, продукция һәм хезмәте бүләкләнде, II дәрәҗәле Диплом белән 78товар исеме бүләкләнде. 

 

2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов россия регионнарында, якын һәм ерак чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкилләре белән очрашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе: “Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең икътисади яктан аеруча үскән субъектларының берсе, Россия регионнары арасында тышкы икътисади эшчәнлек һәм төбәкара хезмәттәшлектә актив катнашучы,- дип ассызыклады. Бәяләүләр буенча 2015 елда Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 14,095 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Фаразлы мәгълүматлар буенча 2015 елда регионара товар әйләнеше-520 млрд. сум”.

 

2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “АК “Транснефть» ААҖ идарә рәисе Николай Токарев белән очрашуында катнашты.

Узган очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм “АК “Транснефть» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

 

2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2015 елда эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” коллегиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып Иннополисны алга таба үстерү кала бара. Бу турыда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе
 

Татарстанда 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерү күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып китте һәм 1, 856 трлн. сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерү индексы-100,4 процент. Бу турыда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Уртак коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов хәбәр итте.

Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (Казан, Универсиада авылы) мәйданчыгында булып узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия икътисад үсеше министры урынбасары-статс-секретарь Олег Фомичев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дщълщт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

 

2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасында эш визиты белән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников булды.

Дмитрий Овсянников Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Уртак коллегия утырышында катнашты.

Дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләгәндә, Дмитрий Овсянников билгеләп үткәнчә, 2014-2015 елларда Татарстан Республикасының ике индустриаль паркының "Химград" һәм "А Плюс Парк Алабуга" идарә компанияләренә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы субсидия формасында дәүләт ярдәме бүлеп биргән иде, әлеге субсидия чыгымнарны компенсацияләү, паркларның сәнәгать инфраструктурасын барлыкка китерү өчен 31 млн 710 мең сум тәшкил итте. 2014 елда Татарстан парклары алган финанс ярдәмнең өлеше гомумән, Россия буенча барлык финанс ярдәмнең 12% тәшкил итә. Әлеге субсидияләр РФ Хөкүмәтенең 09.09.2016 елның 916 номерлы һәм 11.08.2015 елның 831 номерлы карарларын тормышка ашыру кысаларында  бирелгән иде.

 

2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе булачак.

Уртак йомгаклау коллегиясе программасында:

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Дмитрий Владимирович Овсянников пресс-алымы;

күргәзмә экспозициясен карау;

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе утырышы;

бүләкләү тантанасы.

I.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кереш сүзе


5
февраль, 2016 ел
җомга
 

2016 елның 5 февралендә Россия техник күзәтүе Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды.

Утырышта экологик, технологик һәм атом күзәтүе буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия техник күзәтүе Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров катнаштылар.   

Киңәшмәдә химия һәм нефтехимия өлкәсендә проектларны реализацияләү сораулары, сәнәгать куркынычсызлыгы турында кануннарның үтәлешен тикшерүче прокурор күзәтүе, капиталь төзелеш объектларын тикшерү, куркыныч җитештерү объектларының технологик җиһазларын ышанычлы һәм куркынычсыз эксплуатацияләүне арттыру буенча чаралар программасын һәм башкалар каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International