2016 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасы кысаларында Татарстан Башлыгы һәм ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТПК "Камский сапропель" ҖЧҖ (Бәтке авылы) булдылар.
Алар предприятиянең җитештерү цехларын карадылар, минераль-органик ашлама һәм сапропелев тутыргыч җитештерү буенча эше, азык культураларына өстәмәләр җитештерү буенча эше белән таныштылар, әзер продукция складында булдылар.
2016 елның 15 февралендә Түбән Новгородта газ-мотор техникасы базарын үстерү буенча киңәшмә булып узды. Газ-мотор техникасы базарын үстерү киңәшмәсендә Идел буе Федераль округында РФ Президентының тулы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.
РФ Президентының тулы Вәкаләтле вәкиле үзенең чыгышында Идел буе Федераль округы регионнары дәүләт башлыгы тарафыннан 2013 елда куелган мотор ягулыгы буларак газ куллануны киңәйтү бурычларын тормышка ашыруда иң актив катнашучылар булып торалар, дип билгеләп үтте. Идел буе Федераль округының 12 субъектында "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ белән килешү төзелгән, 13 субъектында тиешле региональ программалар кабул ителгән. Моннан тыш, оешмалар өчен төрле дәүләт ярдәме тормышка ашырыла, газ-мотор ягулыгы кулланган техника эшкә җигелә, газ ягулыгы заправкалары инфраструктурасы үстерелә.
2016 елның 14 февралендә Россиянең 72 эре шәһәрендә "Россия Чаңгы юлы-2016" традицион массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел Казанда эре кышкы спорт ярышларына старт берьюлы өч мәйданчыкта бирелде. Иң массакүләм йөгерүләр Залесный бистәсендә урнашкан "Солнечный" лагере территориясендә узды.
Чаңгы ярышларын ачу тантанасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов катнаштылар.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Руслан Кабиров катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "КАМАЗ" заводы мәйданчыгында Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын үткәрде. Әлеге чара дәүләт башлыгының Яр Чаллы шәһәренә эш визиты кысаларында узды.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка ведомство, министрлык җитәкчеләре катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренә эш визиты программасы кысаларында "КАМАЗ" заводында беренче йөк автомобиле чыгуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка федераль һәм республика ведомство, министрлык җитәкчеләре озата йөрделәр.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча эксплуатацияга әзер булган "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Россия Президенты Владимир Путин тантанада катнашучыларны комплексның яңа проектлы егәрлек эшен башлавы белән котлады, әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында Владимир Путинга әлеге проектта ярдәм итүе өчен олы хөрмәтен белдерде.
2016 елның 12 февралендә "Васильево пыяла заводы" АҖ төзелүенә 115 ел тулу уңаеннан юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов хезмәткәрләрне әлеге күренекле вакыйга белән тәбрикләде һәм Россиядә "Васильево пыяла заводы" АҖ боросиликат пыяладан термочыдамлы савыт-саба чыгаручы бердәнбер уникаль предприятие, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге исеменнән Рашат Фәттахов предприятиянең хезмәт ветераннарына аерым ихтирам һәм рәхмәтен белдерде, уңышлар, яңа хезмәт казанышлары, ныклы сәламәтлек, тотрыклылык һәм иминлек теләде!
2016 елның 11 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылышының унбишенче утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ахыргы укылышта өстенлекле үсешле территорияләрнең резидентларына ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР ике законопроектын кабул итте. “ТР Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” һәм “ТР (моношәһәрләрнең) монопрофильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә булдырылган ТОСЭР резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”.
(ТР Дәүләт Советы мәгълүмат хезмәте материаллары кулланылды)
2016 елның 11 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышында катнашты.
Попечительләр советы әгъзалары 2016 елга оешманың финанс планын расладылар.
Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фондының “Технополис “Химград” ААҖ, “Васильево пыяла заводы” АҖ, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” Ябык Акционерлык Җәмгыятьләре белән эшләүгә кагылышлы сорауларны карадылар.
2016 елның 10 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов эшмәкәрләр очрашуында катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советы турында фикер алышу һәм тәкъдир итү булды.
Очрашуда катнашучылар эшмәкәрлек Советың эш рәвеше турында фикерләштеләр. Эшмәкәрләр, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, бизнес-берләшмәләр вәкилләре һәм Татарстанның эшлекле мәгълүмат чаралары вәкилләре Советта уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен карадылар.
Эшмәкәрлек Советының максаты-бизнес-климатны яхшырту һәм эшмәкәрлекнең актуаль сорауларын карау. Яңа структураны барлыкка китерү карарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 24 августында узган “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” дип аталган эшмәкәрләр белән очрашу барышында кабул иткән иде. Декабрь аенда Советны оештыру турында Указ чыкты. Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Советның беренче утырышын уздыру планлаштырыла.