2016 елның 15 февралендә Түбән Новгородта газ-мотор техникасы базарын үстерү буенча киңәшмә булып узды. Газ-мотор техникасы базарын үстерү киңәшмәсендә Идел буе Федераль округында РФ Президентының тулы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.
РФ Президентының тулы Вәкаләтле вәкиле үзенең чыгышында Идел буе Федераль округы регионнары дәүләт башлыгы тарафыннан 2013 елда куелган мотор ягулыгы буларак газ куллануны киңәйтү бурычларын тормышка ашыруда иң актив катнашучылар булып торалар, дип билгеләп үтте. Идел буе Федераль округының 12 субъектында "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ белән килешү төзелгән, 13 субъектында тиешле региональ программалар кабул ителгән. Моннан тыш, оешмалар өчен төрле дәүләт ярдәме тормышка ашырыла, газ-мотор ягулыгы кулланган техника эшкә җигелә, газ ягулыгы заправкалары инфраструктурасы үстерелә.
Федераль дәрәҗәдә җитди ярдәм күрсәтелә. Дәүләт субсидиясен бирү программасы кысаларында 2014-2015 елларда торак-коммуналь хуҗалыгы өчен техника һәм автобуслар сатып алу. Идел буе Федераль округы регионнарына 1570 берәмлек техника сатып алу өчен 3,2 млрд сум күләмендә судсидия бүлеп бирелде. Михаил Бабич, бу барлык федераль субсидия күләменең яртысыннан артыгын тәшкил итә, дип билгеләп үтте.
Программа кысаларында округ регионнары тарафыннан газ-мотор ягулыгында эшләүче 2600 автобус (гомуми саннан 7,8%) һәм 700 берәмлектән артык торак-коммуналь хуҗалыгы техникасы (гомуми саннан 5,6%). Техниканың күп өлеше коммерция нигезендә сатып алына.
Үз чыгышында "Газпром" ҖАҖ идарәсе Рәисе Алексей Миллер, тармакның үсү өчен перспективалары яхшы, чөнки компримирланган табигый газның экономик булуы, экологик яктан чиста һәм куркынычсыз булуы белән бәйле бу, дип билгеләп үтте. "2016 елның 1 гыйнварына "Газпром" компаниясе группалары 213 газ белән тулы компрессорлы станцияләр эшләтә. 2015 елда компримирланган табигый газны сату күләме 8% артып елына 433 млн кубометр дәрәҗәсенә җитте",- дип билгеләп үтте Алексей Миллер. Ул, ел ахырына кадәр "Газпром" эксплуатациягә тагын 35 яңа АГНКС кертәчәк, компримирланган табигый газны реализацияләү күләме тагын 11% ка артачак, дип өстәде.
Киңәшмә барышында анда катнашучылар газ-мотор техникасын җитештерүдә дәүләт ярдәме чараларын, аны ихтыяҗны стимуллаштыру һәм аны тәкъдим итү сораулары хакында фикер алыштылар.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм Идел буе Федераль округында РФ Президентының тулы Вәкаләтле вәкиле Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды).