Камазда балалар өчен экскурсия

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Ятим балалар өчен Минзәлә мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр "КАМАЗ" ҖАҖ автомобиль заводында  булдылар. Экскурсия мәктәп-интернат җитәкчелеге соравы буенча оештырылды. Автомобиль заводында балаларга төп һәм кабиналар җыю конвейерларын күрсәттеләр. Алар двигатель белән комплектлаштырылган шассига кабиналар урнаштыру процессын күзәттеләр. Яшь кунакларга җитештерелә торган продукция һәм "КАМАЗ" компаниясе турында ролик күрсәттеләр.

Заводларга экскурсия – "КАМАЗ" заводының һөнәри юнәлеш бирү программасының бер өлеше. Ул балалар һәм яшьләр арасында җитештерүдә кирәкле һөнәрләрнең дәрәҗәсен һәм аларның абруен күтәрүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. 2015 елда "КАМАЗ" заводларына Яр Чаллы мәктәпләрендә укучылар өчен 100 экскурсия оештырылган иде, анда якынча 2000 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International