2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Тюрингия (Алман Федератив Республикасы) делегациясе белән очрашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда Тюрингия Премьер-министры беркетмә хезмәте җитәкчелеге вәкилләре, Тюрингия Премьер-министры Дәүләт канцеляриясенең халыкара элемтәләр бүлеге, Тюрингия икътисад, фән һәм санлы технологияләр министрлыгы җитәкчелеге катнашты.
Очрашу барышында агымдагы елның 19-21 апрелендә Татарстанга Тюрингия Ирекле җир Премьер-министры Бодо Рамелов әфәнде җитәкчелегендә киләчәк Тюрингия делегациясе визитын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Апрель аенда визит белән Татарстанга киләчәк Тюрингия делегациясе составында Тюрингия Ирекле җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Вольфганг Тифензее әфәнде, автомобиль төзелеше тармагындагы алман компанияләре вәкилләре, металл эшкәртү, автокомпонентлар җитештерү, медицина техникасы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен җиһазлар, инжиниринг компанияләре, Ильменау техник университеты вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Мәгълүмат өчен:
2015 елда Татарстан Республикасы һәм Алман Федератив Республикасының ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше Татарстан таможнясы мәгълүматларына караганда 1198,8 миллион АКШ доллары, шул исәптән, экспорт – 649,6 млн. доллар, импорт – 549,1 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.