Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы утырышында азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы утырышы булып узды.  

ТР Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, ТР министрлык һәм ведомство  җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка булган юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең ил азык-төлеге белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук вакытта, россиянең заманча җитештерү технологиясен булдырырга, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, шулай ук, чәчүлек һәм нәселле фондны булдыруны кайгыртырга кирәк.

"Азык-төлек куркынычсызлыгы - ул билгеле бер дәрәҗәдәге азык-төлек белән тәэмин ителү генә түгел, ә физик һәм икътисади  яктан да халык өчен сатып алу мөмкинлеге булуны да күздә тота”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.Начало формы

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы кабул ителә. Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча икенче урында,  терлек һәм кош итен җитештерү күрсәткечләре буенча дүртенче урында һәм безнең илдә ашлык җитештерүчеләрнең беренче унлыгына керә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, РФ азык-төлек куркынычсызлыгы Доктринасында расланган азык-төлек бәйсезлеге күрсәткечләренә ирешелгән. Искәрмә яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм балык продуктлары тәшкил итә. Шулай ук, республикада Доктринада билгеләнгән күрсәткечләр азык-төлек продуктларына физик һәм икътисадый мөмкинлекләр башкарыла. Шуның белән бергә, Татарстан читкә сыер итенең чиреген диярлек, 93 % балык һәм 37% сөт һәм әче сөт продуктларын сата. "Тулаем алганда, эксперт исәпләре буенча без Татарстанга елына 70 млрд. сумнан артык азык-төлек кертәбез", - дип ассызыклады ТР Президенты. Конец формы

 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада импортны алмаштыру программасына бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар бирергә кушты.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International