2016 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Федерал-Могул Холдингс" корпорациясе директорлар Советы рәистәше, "Федерал-Могул Пауэртрейн" генераль директоры Райнер әфәнде Юкшток белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нафигин һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында ике як Татарстан һәм "Федерал-Могул" компаниясе машина төзелеше, аерым алганда зур йөк автомобильләре җитештерү һәм автомобиль тармагы өчен җиһазлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар.
Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/25/497079/
Мәгълүмат өчен: "Федерал-Могул Холдингс" корпорациясе 1899 елда Детройтеда нигезләнгән. Хәзерге вакытта компанияда 34 илдән 50 меңнән артык хезмәткәр эшли.
"Федерал-Могул Холдингс" корпорациясе әйдәп баручы дөньякүләм транспорт чараларына хезмәт күрсәтү буенча агентлар һәм дөньякүләм җитештерүчеләр өчен продуктлар һәм автомобиль өлкәсендә җиһазлар, аз, урта, югары егәрлек коммерция автомобильләре, диңгез юлы, тимер юл сәнәгате, космонавтика, энергия белән тәэмин итү һәм сәнәгать продукциясе белән тәэмин итүче булып тора.
Компаниянең продуктлары һәм хезмәтләре ягулык чыгымнары күрсәткечләрен яхшыртуга ярдәм итә, зарарлы матдәләр чыгаруны киметү һәм транспорт чаралары куркынычсызлыгын арттыруга булыша.