2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.
Утырышта авыр нефтьне эшкәртүдә инновацион җайланма булдыручы инвестицион проект тәкъдим ителде. Әлеге проект "Бета-технологияләр" ҖЧҖ - "Сколково" инновацион үзәге резиденты тарафыннан эшләнгән. Проект авторлары сүзләренә караганда бу проект авыр нефтьне эшкәртүдә энергетика һәм эксплуатация чыгымнарын берничә тапкыр киметергә, шулай ук, нефть эшкәртү тирәнлеген - 99 процентка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирә. Технология инновацион булып санала, аның нигезендә нормаль атмосфера басымында һәм Цельсия буенча 50-60 градус температура булганда нефтька электроннар белән физик йогынты ясала һәм үтә югары ешлык нурланышы ясала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә әлеге проект Татарстан нефтьчеләрен битум нефтен эшкәртү өчен җайланманы куллану һәм файдалану мөмкинлеге булганда кызыксындыра ала. Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" АҖ җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм әлеге сорау өстендә эшләргә кушты.
(“Татар-информ” МА материаллары кулланылды)