2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади Совет утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе өчен фәнни эшләнмәләрнең адаптациясенә ярдәм итүче инфраструктураның камилләшү мәсьәләләренә, технологияләрне һәм белемне коммерцияләштерүгә багышланган иде. Видеоконференция режимында оештырылган утырышта республиканың барлык муниципаль район вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада зур игътибар алга таба баручы уңышлы юнәлешләрне үстерүгә бирелә: био-, нано-, мәгълүмати технологияләр, югары технологияле медицина, робототехника, генетика һәм яңа материаллар булдыру. Республикада әлеге юнәлешләрне актив һәм максатчан үстерү өчен дүрт инжиниринг үзәге, ике прототиплаштыру үзәге эшли.
"Аларны булдыруның төп максаты - кече һәм урта эшкуарлык субъектларының базары ихтыяҗларына яраклашып технологик әзерлекне күтәрүне тәэмин итү, - диде Татарстан Президенты. Шуның нәтиҗәсендә, Татарстан РФ Икътисад үсеше министрлыгының кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программаларында катнашу сәбәпле безнең инжиниринг үзәкләргә якынча 2 млрд. сум акча салынган, аның төп өлеше – федераль акчалар булса, Татарстан Республикасы бюджеты чаралары да бар".
Шуның белән бергә инжиниринг үзәкләренең җиһазларны куллану нәтиҗәлелеге түбән булып кала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Игълан ителгән максатларга һәм бурычларга ирешү өчен барлык катнашучыларның һәм кызыксынган якларның бергә хезмәттәшлек итүе кирәк – инжиниринг үзәкләр, университетлар, эре сәнәгать предприятиеләре, инновацион актив кече предприятие һәм тармак министрлыклары.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, предприятиеләр һәм университет фәне арасында хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе яңа эшләнмәләр булырга тиеш, перспективалы җитештерү һәм югары технологияле эш урыннары. Уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп ул инжиниринг үзәкләр белән тыгыз элемтәдә торучы К(П)ФУ, КНИТУ – КАИ атады.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген безгә ТР инжиниринг һәм инновацион инфраструктура үсеше концепциясе кирәк. Моннан тыш, инжиниринг үзәкләр күрсәткән хезмәтләр хакында потенциаль заказчыларның хәбәрдарлыгын арттыру, массакүләм мәгълүмат чараларын файдаланып инжиниринг үзәкләрнең мөмкинлекләрен күрсәтүче төрле чаралар үткәрү.Конец формы