Татарстан Республикасына казахстан компанияләренең сәүдә-икътисади миссиясе

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

2016 елның 28-30 март көннәрендә казахстан компанияләренең Татарстан Республикасына сәүдә-икътисади миссиясе уза.  

Казахстан делегациясе составына 20 дән артык казахстан машина төзелеше, металлургия, төзелеш, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате экспорт юнәлешле предприятие вәкилләре керә.

2016 елның 29 мартында Казанда Казахстан һәм Татарстан эшлекле даирә вәкилләренең бизнес-форумы узачак.

Форум эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре, ТР Сәүдә-Сәнәгать Палатасы, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы, "KAZNEX INVEST" Экспорт һәм инвестицияләр буенча милли агентлык" АҖ, "КазЭкспортГарант" Экспорт кредит иминият корпорациясе" АҖ,  Казахстан һәм Татарстан эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.

Эшлекле форум программасы кысаларында казахстан һәм татарстан предприятиеләре арасында икеяклы сөйләшүләр узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International