ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2016 ел
шимбә

Түбән Камага – 50 ел.

2016 елның 20 августында Түбән Камада шәһәренең ярты гасырлык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды.

Тантаналы чараларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама  муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть химиясе ветераннары һәм башка мөхтәрәм кунаклар. ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында турыдан-туры трансляцияләнгән бәйрәм парады узды.

"Хөрмәтле Түбән Кама халкы һәм бәйрәм кунаклары, сезне шәһәрегезнең ярты гасырлык юбилее белән чын йөрәктән котлыйм, - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. - Шәһәр тарихы 1958 елда башланган. Ул заманда республикабызда Түбән Кама сәнәгать районын оештыру турында карар кабул ителгән иде, районның үзәге Европадагы иң эре нефть химиясе комплексы булырга тиеш иде".

2016 елның 20 августында Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ альфа-олефиннар җитештерү буенча заманча производствоны эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.   

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озатып йөрде. 


19
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 19 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Казанда 7-9 сентябрь көннәрендә  Татарстан нефть-газ-химия форумын үткәрү сораулары буенча оештыру киңәшмәсе узды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, Татарстан нефть-газ-химия форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырылачак.

Форумны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ААҖ, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ, ТР Фәннәр Академиясе, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге ААҖ.

2016 елның 19 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Региональ сәнәгать үсеше фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Региональ фонд агымдагы елның июнендә ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Федераль сәнәгать үсеше Фонды белән үзара хезмәттәшлек итү нигезендә оештырылды.

Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчелеге һәм вәкилләре катнашты. 

2016 елның 19 августында ТР Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булып узды.  

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитеты җитәкчеләре, югары һөнәри уку йорты ректорлары, урта һәм кече һөнәри мәгариф учреждение директорлары һәм башкалар катнашты. 


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 18 августында ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Алабуга" МИЗ Күзәтү советы утырышында катнашты.  

Татарстан башлыгы "Алабуга" махсус икътисадый зонасы каршысында республика җитәкчелеге яңа бурычлар билгеләве турында әйтте, алар хәзерге мәйданчыкның чикләреннән чыга. Әлеге бурычларны чишү өчен МИЗ яңа инфраструктура объектлары һәм яңа мәйданчыклар алачак.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасы илебездә иң уңышлыларның берсе булып чыкты, - диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып. - Без "Алабуга" МИЗ - "ИнноКама"ның төп объектларының берсе икәнен аңлыйбыз һәм яңа бурычларны исәпкә алып махсус икътисадый зона булган периметрында гына калырга тиеш түгел, дип саныйбыз. "Алабуга" МИЗ алдында яңа бурычлар куеп без инвестицион фазаны озайтабыз. Ул резидентларны җылылык һәм су белән тәэмин итү, шул ук вакытта Алабуга шәһәрендә дә яшәү өчен уңайлы тормыш шартларын булдыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк". 

2016 елның 18 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Иминлек Советы, ТР хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә, ТР террорчылыкка каршы Комиссия, ТР коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча Комиссиянең уртак киңәйтелгән утырышы булып узды.

Утырыш барышында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексы кысаларында киләчәктә республикада видеокүзәтү системасының үсеш мәсьәләләре, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын рациональ куллану һәм сакланышын тәэмин итү сораулары каралды.  


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

КАМАЗ-6282 электробусын Мәскәүнең җир өсте транспортының төп операторы - Мәскәү шәһәр транспорты ("Мосгортранс") эксплуатация сынауларына кабул итте.  “КАМАЗ” ГАҖ тарафыннан җитештерелгән перспектив яңалыгы Россия башкаласы урамнарында ике ай дәвамында тест үтәчәк.

 КАМАЗның тест электробусы аз йөрешле пассажирларга яраклаштырылган, идәне түбән дәрәҗәдә, видеокамералар белән җиһазландырылган һәм спутник навигацияле. Салонның гомуми сыйдырышлылыгы – 85 пассажир. Максималь тизлеге-сәгатенә 65 км. Аккумуляторлары 380 вольтлы көчәнешле электр челтәреннән корыла. КАМАЗ-6282 электробусының төп өстенлекләре автобуслардан аермалы буларак  - экологик, тавышсыз һәм экономияле булуында.

("КАМАЗ" ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)   

2016 елның 16 августында Казанда EPC Group (Германия) һәм Chematur Group (Швеция) компанияләре делегациясе белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "ТАИФ" ААҖ, "Түбән Кама нефтехим" САҖ җитәкчелеге вәкилләре очрашты.

Очрашу барышында ЕРС Group компаниясе җитәкчелеге Россия өчен яңа булган изоцианат җитештерүен тәкъдим итте, аның өчен җайланмалар  комплексын алар тарафыннан Chematur Group технологияләр  лицензиары белән берлектә тормышка ашырылган. 


16
август, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 16 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко белән очрашты. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татхимфармпрепараты» ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан федераль университет вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында уртак тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре мәсьәләсе каралды. Владимир Христенко хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта мөмкин булган уртак тикшеренү проектлар мәсьәләләре өстендә эш бара, КФУ һәм А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты кебек фәнни институтларны җәлеп итеп тикшеренүләрне гамәлгә ашыру карала.  

Мәгълүмат өчен:

«Нанолек» ҖЧҖ эшчәнлегенең стратегик юнәлеше –нанотехнологик һәм наноматериаллар нигезендә фармацевтик һәм биотехнологик препаратлар җитештерә. Предприятиенең максаты 2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясендә фармацевтика сәнәгатен үстерү Стратегиясе ("Фарма-2020") приоритетларына тулысынча туры килә, шулай ук, импортны алыштыру сәясәтенә һәм инновацион препаратлар җитештерүне локальләштерү өстенлекләре белән дә яраша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International