2016 елның 13 октябрендә Казанда Finopolis инновацион финанс технологияләр Форумы ачылды. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Элвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР кредит-финанс предприятиеләре һәм учрежденияләре җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Форум башланыр алдыннан кунаклар фойеда форумның партнерлары- компанияләре күргәзмәләре белән таныштылар. FinTech аллеясен карадылар, монда финанс технологияләр өлкәсендә проектларын гамәлгә ашыручы Россия стартаплары җыелган.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Элвира Нәбиуллина мөрәҗәгать итте. Ул ике форум арасында индустрия алдында торган финанс, технологик, гомумән икътисад алдында торган чакыруларда аңлашуга ирешүдә җитди алга китеш булуын билгеләп үтте. Быел Finopolis форумында катнашучыларның саны узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга артты, бу форумга карата җитди кызыксыну барлыгы турында сөйли, дип белдерде Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе.
Элвира Нәбиуллина Finopolis форумында катнашучыларга һәм кунакларга Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның сәламләү сүзен укып чыкты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый әһәмиятле форумның икенче ел рәттән Казанда уздырылуына рәхмәтен җиткерде. «Бу мөһим вакыйга, – диде ул. – Быел катнашучыларның активлыгы һәм компанияләрнең экспозицияләре форумга игътибарның артуы турында сөйли».
Форумның пленар сессиясе «2026 елда финанс базары: бизнес һәм регулятор өчен өндәүләр» темасына багышланган. Сессиянең модераторы булып «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф чыкты.
Ул билгеләп үткәнчә, «финанс базарында катнашучыларны җыю һәм үткән елгы нәтиҗәләр буенча фикер алышу мөһим. Һәм бүген Казанда гаҗәп күргәзмә оештырылган, андагы кызыклы технологияләр барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә». Герман Греф сүзләренчә, Форумның икенче үзенчәлеге – әһәмиятле дискуссияләрдә катнашу мөмкинлеге. Форум программасында барлык актуаль темалар да бар, дип саный Герман Греф.
Бу - яңа чакыру һәм янау шартларында киберкуркынычсызлык мәсьәләләре, финанс базарында билгеләнгән реестр технологияләрен куллану, банкның ИТ-компания буларак эше, бүлекчәләрсез банклар үсеше, финанс ачык була алу һәм яңа технологияләр үсешендә кулланучылар хокукын яклау һәм башкалар.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)