2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш визиты кысаларында Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узачак. Форум барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында 2017-2019 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек Программасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән Төрекмәнстан Фәннәр Академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрәчәк. Татарстан белән Төрекмәнстан эшлекле даирә вәкилләре катнашында адреслы очрашулары узачак, анда алга таба ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралачак.
ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләп үтүенчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Төрекмәнстан белән тышкы сәүдә әйләнеше 120 млн. артык АКШ доллары тәшкил иткән.
Алберт Кәримов сүзләренчә, сәнәгатьнең кайбер тармакларында (нефть чыгару, машина төзелеше, энергетика, химия һәм нефть химиясе һ. б.) уңышлы ике яклы хезмәттәшлек җайга салынган, Төрекмәнстанда Татарстанның "Татнефть", "КАМАЗ", "КЭР-Холдинг" әйдәп баручы компанияләренең вәкиллекләре эшли. Берничә уртак проект гамәлгә ашырыла. Төрекмәнстанда Татарстанның Тулы Вәкаләтле вәкиллеге эшли.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклавынча, Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән алга таба тирәнтен сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек алып бару белән кызыксына.