Төрекмәнстан - Татарстан эшлекле форумы үтте

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

2016 елның 11 октябрендә Ашхабадта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары  Батыр Атдаев катнашында Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узды. Форумның модераторы булып Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Довран Хоҗаев чыкты.

Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Батыр Атдаев мөрәҗәгать итте һәм эшлекле элемтәләр  урнаштыруда уңышлар теләде.

Кереш чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә теләгән барлык Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен сәламләде. «Бу очрашу ике яклы багланышларны үстерүгә яңа этәргеч булыр. Катлаулы халыкара вәзгыять шартларында Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия булачак. Һәм үзара хәрәкәт итү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак, аларны нәтиҗәле итеп кулланырга кирәк. Бүген Татарстан һәм  Төрекмәнстан Хөкүмәтләре 2019 елга кадәр хөкүмәт ара хезмәттәшлек программасына имза атачак. Программада икътисадый хезмәттәшлек үсешенең  төп юнәлешләре беркетелгән. Безгә аны конкрет эчтәлек, уртак проектлар белән тулыландырырга кирәк»,-дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, якларның нефть эзләү һәм нефть табу; газны  транспортировкалау; автомобиль-, авиа- и суднолар төзелеше; энергетика; химия продукциясе җибәрү; фармацевтика һәм медицина; агросәнәгать комплексы өлкәләрендә элемтәләрне үстерү өчен потенциал зур.

Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумында Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Блохин, Төрекмәнстан икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Төрекмәнстан автомобиль транспорты министры Максат Айдогдыев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Төрекмәннефть» дәүләт концерны рәисе Тячдурды Бегҗанов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Төрекмәнстан сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары Берлеге рәисе Александр Дадаев чыгыш ясадылар. 

Форумның пленар өлеше ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм  Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында 2017-2019 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек Программасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән Төрекмәнстан Фәннәр Академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды. 
                            
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Программаны гамәлгә ашыру министрлыклар, предприятиеләр һәм оешмалар арасындагы элемтәләрне һәм Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан Республикасы арасында үзара товар әйләнешен үстерүгә яңа импульс булачак.                                                        

Форум эшлекле даирәләр очрашулары белән дәвам итте.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International