Татарстан Республикасының «Газпром» компаниясе белән хезмәттәшлеге үсә

2016 елның 7 октябре, җомга

2016 елның 7 октябрендә Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. 

Сөйләшүләр барышында яклар Татарстан һәм «Газпром» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, 2011–2015 елларда Татарстан Республикасы кулланучылары өчен газ белән тәэмин итү ышанычлылыгын арттыруга бәйле проектларны гамәлгә ашыруга «Газпром» 26 млрд. сум тоткан. Акчалар инвестицияләнде, «Арча» компрессорлар  станциясен, «Миңлебай —Казан» газ үткәргечен реконструкцияләүгә,  Иннополис шәһәренә газ җибәрү өчен газ үткәргеч төзелешенә һәм «Елизаветино» автоматлаштырылган газ бүлү станциясен (АГРС) төзелешенә юнәлдерелде. Хәзерге вакытта фән шәһәрен газ белән тәэмин итү күләмен арттыру өчен икенче газ үткәргечен һәм автоматлаштырылган газ бүлү станциясе төзелеше дәвам итә. 

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер Татарстан Республикасы белән «Газпром» ГАҖ арасында фәнни-техник хезмәттәшлек һәм партнерлык турында Килешү имзаладылар. Документ 2020 ел азагына кадәр исәпләнгән һәм Иннополис университеты потенциалын кулланып инновацион, мәгълүмат-аналитика һәм эксперт өлкәсендә  үзара хәрәкәт итүне күз алдында тота. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып "Газпром" объектларында газ табу һәм  транспортлау  технологик процессларында робот техникасын һәм мәгълүмати технологияләрне булдыру, үстерү һәм куллану.

Шулай ук, очрашу кысаларында «Газпром» ГАҖ һәм «УК Группа ГМС» ҖЧҖ куәте 1000 кВт булган «ТАКАТ» сериясендәге импортны алмаштыра торган модульле компрессор җайланмаларын җитештерү һәм китертеп тору турында озак вакытлы Килешү имзаладылар. Бу модульле компрессор җайланмаларын куллану «Газпром»га перспективада Германиядән һәм Нидерландтан шундый ук җайланмаларны сатып алудан баш тартырга ярдәм итәчәк.

Килешү нигезендә «Казанкомпрессормаш» ААҖ куәтләрне модернизацияләячәк, яңа җайланманы җитештерүен серияле чыгаруны җайлаячак. Үз чиратында, «Газпром» берничә ел дәвамында җайланмаларны чит ил аналоглары бәясеннән  артмаган бәядә сатып ала алачак.


(
ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм «Газпром» ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International