2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов белән очрашты. Очрашу вакытында ике як Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү сорауларын карадылар.
Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгый палатасында Төрекмәнстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел тулуга багышланган икътисади казанышлар күргәзмәсе ачылачак.
Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Россия Илчелегенең Ашхабад шәһәрендәге яңа бинасында Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Блохин белән очрашачак.
Көннең икенче яртысында Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узачак. Форумда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгый потенциалының презентациясен үткәрәчәк.