Александр Лаврентьев Татарстан Республикасы үсешенә өлеш керткәне өчен "Дуслык" ордены белән бүләкләнде

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

2016 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре  Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьевны Татарстан Республикасы үсешенә өлеш керткәне өчен "Дуслык" ордены белән бүләкләде. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре  Ассоциациясе генераль директоры (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) Алексей Пахомов һәм башкалар катнашты.

Бүләк Александр Лаврентьевка актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International