2016 елның 17-18 октябрь көннәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе составында ике көнлек эш визиты белән Беларусь Республикасында.
Агымдагы елның 18 октябрендә Минск шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей кобяков белән очрашуы, эшлекле сөйләшүләр үткәрүе көтелә.
Татарстан делегациясе Беларусь Республикасының сәнәгать предприятиеләрендә булачак: "Белкоммунмаш" холдингы Идарәче компаниясе ААҖ, "Минск мотор заводы" холдингы" Идарәче компаниясе ААҖ эшчәнлеге белән танышачак, югары технологияләр Паркында булачаклар.
2016 елның 17 октябрендә ТР Президенты башлыгында Татарстан делегациясе Беларусь татар иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты.
2016 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү Комиссиясе утырышында көнкүреш өлкәдә коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре каралды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Прокуратура вәкилләре, республика министрлык һәм ведомстволары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, Татарстан Республикасы район башлыклары катнашты.
2016 елның 16-17 октябрь көннәрендә Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сараенда “Наше время-Безнең заман” ТР эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең өченче зональ этабы узды. Фестиваль ел саен үткәрелә.
Әлмәттә өченче зональ этапта 10 муниципаль районнан 45 предприятие һәм оешма катнашты: Әлмәт, Ютазы, Яңа Чишмә, Чирмешән, Азнакай, Норлат, Спас, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы.
Зональ этапның Гала-концертында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
2016 елның 17 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының энергетика идарәсе башлыгы Садриева Гүзәл Габделхак кызына республика файдасына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
2016 елның 15 октябрендә Әлмәттә Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруларына багышланган тантаналы чарасы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләп, республикадагы истәлекле көн - Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 млн. тонна нефть чыгару көне белән котлады, 1997 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тиешле Указ имзалый.
2016 елның 14 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татар-информ” МА һәм “Яңа гасыр” ТРК интервьюсында агымдагы елның октябрендә уздырылачак Composite Battle World Cup Kazan-2016 композитлар буенча дөнья Чемпионаты, кадрлар потенциалын үстерү һәм Татарстан сәнәгатендә импортны алыштыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыру турында сөйләде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Казанда бу елның 26-29 октябрендә узачак Composite Battle World Cup композиция материаллары буенча дөнья Чемпионатының төп максатлары – яшь инженерлар һәм студентлар арасында ватан сәнәгате үсешенең өстенлекле юнәлеше булган композиция материаллары өлкәсен алга этәрү һәм популярлаштыру, аның кадрлар потенциалын үстерү.
2016 елның 15 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Арча һәм Мамадыш муниципаль районнары Башкарма комитеты җитәкчелеге, "Татмелиорация" ААҖ вәкилләре Казанның Совет районы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Бу мәйданчыкта Арча һәм Мамадыш муниципаль районнары һәм "Татмелиорация" ТК ААҖ товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен саталар.
Татарстан агросәнәгать комплексы оешмалары һәм авыл хезмәтчәннәре тарафыннан ярминкәгә 11 млн. сумлык продукция сатуга куелган.
2016 елның 14 октябрендә "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ коллективы ватаныбыз машина төзелеше өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинга тапшырды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Президенты Александр Лаврентьев катнашты.
"Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ ("КМПО") 1931 елда нигезләнгән һәм ул Россиянең машина төзелеше предприятиеләренең иң эреләреннән берсе. Бу көннәрдә "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә.
2016 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумы утырышы узды.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумының башка әгъзалары катнашты.
Утырышта катнашучылар инвестор–компанияләр тәкъдим иткән җиде проектны карадылар. Каралган проектлар санында-Республика клиника онкология диспансеры нигезендә Accuray (АКШ) компаниясе җиһазларын кулланып ядер медицинасы төбәкара үзәген булдыру проекты, Менделеевск муниципаль районында "Аммоний Агро" сәнәгать паркын булдыру проекты, аның максаты – агрохимия (сыекча ашламалар, тукокушылмалар, карбид-аммиаклы ашламалар һ. башкаларны җитештерү); "Менделеевск сәнәгать үзәге"н булдыру проекты (проектны "Аммоний" заводы территориясендә урнаштыру планлаштырыла, проектның профиле – хәзерге заман төзелеш материаллары җитештерү (вак таш, бетон, төрү тартмалары һ.б.); Питрәч муниципаль районында DAF һәм Mercedes Benz автомобиленәхезмәт күрсәтү буенча сервис үзәген булдыру проекты.
2016 елның 13 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы сәнәгать министрының Беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашты.
Яклар билгеләп үткәнчә, икеяклы хезмәттәшлекнең динамик үсешенә Татарстан һәм Беларусь предприятиеләренең нәтиҗәле кооперациясе ярдәм итә. Игътибар Татарстан һәм Беларусь җитәкчелеге Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләренә җитди игътибар бирәләр.