Кытай Халык Республикасының “Саньцзюй” компаниясе белән нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү каралды

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 20 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Саньцзюй" (КХР) яңа экологик материаллар Пекин акционер компаниясе делегациясе белән очрашуында катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, «Саньцзюй» компаниясенең   нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм катализаторлар җитештерү процессларын үстерү өлкәсендә тәҗирбәсе шактый зур. Ул ассызыклаганча, әлеге тема бүгенге көндә Татарстан өчен кызыклы һәм республика хезмәттәшлек итү яклы". 

«Саньцзюй» Директорлар Советы рәисе Лю Лэй кытай компаниясе эшчәнлеге турында сөйләде. 1997 елда нигез салынган «Саньцзюй» - югары технологияле предприятие, ягулык-энергетика сәнәгате ихтыяҗларына сервис хезмәт күрсәтү, продукция, технологияләр белән тәэмин итүне башкара. Компаниянең 100дән артык төрле продукциясе һәм хезмәт күрсәтү нефть эшкәртү, нефть химиясе, газ химиясе, нефть чыгару, биогаз, металлургия һәм башка өлкәләрдә файдаланыла. 

«Саньцзюй» компаниясе җитәкчелеге белән очрашу барышында багланышларның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Кытай кунаклары авыр нефть калдыкларын эшкәртү технологияләрен тәкъдир иттеләр. 


(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International