Беларусь Республикасы җитәкчелеге белән очрашуда хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралды

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

2016 елның 18 октябрендә Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуларында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Минск шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.

Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко билгеләгәнчә, Беларусьта Россиянең Татарстан кебек регионы турында күптәннән беләләр һәм аның динамикалы үсешен күзәтәләр. Татарстанның икътисадтагы, сәнәгатьтәге, инвестицияләрне җәлеп итүдәге казанышлары өчен без шат, диде Александр Лукашенко, бүген сезнең төбәк - күбесе өчен үрнәк. 

Беларусь Президенты фикеренчә, Беларусь һәм Татарстанның икътисадый хезмәттәшлегенең алга таба үсешенең төп юнәлешләре сәнәгать, төзелеш һәм инновацияләр булырга тиеш. 

Александр Лукашенко сүзләренчә, соңгы вакытта товар әйләнеше күләме кимесә дә, Беларусь һәм Татарстанның үсешкә мөмкинлекләре бар. Ул билгеләгәнчә, Беларусь өчен Татарстан товар әйләнеше күләме буенча Россия регионнары арасында беренче унлыкка керә. 

Өстенлекле юнәлешләрнең берсе - нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек. Беларусь Президенты «Белоруснефть» нефть эшкәртү компаниясен Татарстанның нефть тармагы өлкәсендә эшләү өчен җәлеп итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. 

Ул алга таба ике яклы проектларны үстерү әһәмиятен ассызыклады. Алар арасында - Алабугадагы автомобильләр заводында тракторлар җитештерү, Казан лифт төзү заводында җыю производствосы. Товар әйләнеше  күләмен үстерүгә шулай ук Татарстанга Беларусь пассажир, йөк, коммуналь һәм юл техникасын, шул исәптән газ ягулыгында йөрүче техниканы сату ярдәм итәр иде. 

Лукашенко фикеренчә, Татарстанда торак төзелеше һәм инфраструктура проектлары артуны исәпкә алып, төзелеш өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр бар. "Без сездә төзергә, шулай ук регионга цемент, керамик плитка, пыяла һәм башка материаллар китерә алабыз", - диде ул. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусьта Татарстан Республикасы делегациясен җылы каршы алу өчен рәхмәтен белдерде. 

Аның сүзлренчә, бөтен яңгыраган юнәлешләр дә перспективалы. Ә нефть эшкәртү, гомумән нефть тармагында хезмәттәшлек бик мөһим. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге көндә Беларусь территориясендә "Татнефть" компаниясенең 17 автомобиль заправка станцияләре эшли. Аның сүзләренчә, АЗС санын арттырырга теләк бар, тагын дүртне төзеп була.

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенкодан бу мәсьәләдә ярдәм итүен сорады, аерым алганда, АЗС ларга җир кишәрлекләрен бирүдә ярдәм кирәк. Беларусь нефтьчеләрен "Татнефть" ГАҖ белән хезмәттәшлеккә килгәндә Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә каралачак, компания җитәкчелегенә тиешле йөкләмә биреләчәк. Моннан тыш, безгә нефть химиясе өлкәсе дә кызык, диде ул. Әйтик, шина производствосы бар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген глобаль интеграция кирәк. 


 
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International