Татарстан предприятиеләре «К-2016» пластик һәм каучук Халыкара күргәзмәсендә катнаша

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

2016 елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Германиягә эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Мессе Дюссельдорф» күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Вернер Дорншайд белән очрашты.

Очрашу «Мессе Дюссельдорф» территориясендә «К- 2016» пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсе кысаларында узды.

Искә төшерик, Татарстан делегациясе «K-Messe» Халыкара пластиклар һәм каучуклар күргәзмәсендә катнаша. Бу масштаблы чара нефть сәнәгатенең алдынгы вәкилләре игътибарын үзенә җәлеп итә.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе K-Messe пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсендә катнаша. Россиядән күргәзмәгә Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе – Татарстан килде, диде Рөстәм Миңнеханов, монда «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаньоргсинтез» компанияләре, шулай «ИнноКам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры стендалары бар.

Бу күргәзмәдә химия һәм нефть химиясе, каучуклар җитештерү өлкәсендә дөньяның кайда таба баруын күрергә була, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Дюссельдорф күргәзмәсе ярдәмендә Казанда «Интерпластика Казан» пластмасса һәм каучук халыкара күргәзмәсе уздырыла.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда «Казан-Экспо» эре күргәзмә үзәге төзелә, һәм бу җәһәттән «Мессе Дюссельдорф» тәҗрибәсе  бик мөһим.

Вернер Дорншайд билгеләп үткәнчә, «Мессе Дюссельдорф» территориясендә ел саен 24 эре халыкара ярминкә уздырыла. Татарстан белән зур булмаган, әмма әһәмиятле   каучуклар һәм полимерлар күргәзмәсе («Интерпластика Казан») оештырыла.

 

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International