2016 елның 18 октябрендә РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге энергетика. сәнәгать һәм табигый ресурслар министры урынбасары Наеф Әл-Үтәйби Казанда нефть һәм газ өлкәсендә Россия-Согуд Гарәбстаны Эшче Төркеменең технологик хезмәттәшлеге буенча Төркемчәнең беренче утырышын уздырдылар.
Чарада Россия фәнни-тикшеренү институтлары, И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, "Роснефть", "Газпром нефть", "НОВАТЭК", "Татнефть", "Лукойл", "Газпром георесурс" нефть-газ секторы компанияләре катнашты.
Утырышта дөньяның нефть чыгаручы ике зур илнең нефть сәнәгатендә яңа технологияләр куллану, углеводородлар эзләү һәм табу өлкәсендә, юлара газны утилизацияләү мәсьәләләре булды.
Россия фәнни үзәкләре һәм компанияләре нефть-газ өлкәсендә яңа технологияләр куллану, нефть табуда интенсификация технологияләрен кертү һәм нефть бирүне күтәрү, өлгергән чыганакларның нәтиҗәлелеген арттыру, авыр табылучы казылмалар чыганагын эшләүдә инновацион технологияләр файдалануда үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Согуд Гарәбстаны вәкилләре нефть-газ сәнәгате өлкәсендә җиһазлар җитештерүне бергәләп эшләүне оештырырга тәкъдим иттеләр.
"Безнең төп максат - энергетика өлкәсендә технологик хезмәттәшлекне үстерү. Согуд Гарәбстанында һәм Россиядә уртак проектларны тормышка ашыруда Россия һәм Гарәп компанияләре өчен фундамент эшләү алда тора.
Эшче Төркем утырышы Россия энергетика министры Александр Новакның 22-23 октябрьгә Согуд Гарәбстанына планлаштырылган визиты кысаларында узды. Согуд Гарәбстаны энергетика, сәнәгать һәм табигый ресурслар министры Хәлид әл-Фәлих белән очрашу ике ил арасында барлык дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне интенсификацияләүнең тагын бер адымы булачак. Эш сәфәре кысаларында Александр Новак Согуд Гарәбстанының эре чыганакларында булачак, нефть өлкәсендә кулланыла торган технологик карарлар белән танышачак. Министрларның уртак фәнни-тикшеренү проектлары хакында фикер алышуы көтелә. Көн тәртибендә төп пункт Россиянең ягулык-энергетика комплексына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе булачак.
(РФ энергетика министрлыгы Матбугат Үзәге мәгълүматлары файдаланылды)