2016 елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Германиягә эш визиты кысаларында Төньяк Рейн – Вестфалия җирләре бизнес вәкилләре белән очрашу булып узды. Чара «К- 2016» пластик һәм каучук Халыкара күргәзмәсе кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясе Германиягә ел саен нефть химиясе сәнәгатенең алдынгы вәкилләрен җәлеп итүче "К-2016" күргәзмәсендә катнашу өчен килде.
Бүген Татарстан Республикасы элемтәләрне киңәйтү яклы һәм Татарстанга технологияләре, капиталлары һәм инновацион проектлары белән килүче Германия бизнесына ярдәм итәргә әзер, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, регионда Германия белән хезмәттәшлек тәҗирбәсе бик зур.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан - Германия товар әйләнеше былтыр 1 млрд евро тәшкил итте. Бу күләмдә Германиядән машиналар һәм җиһазлар өлеше зур - 22 % тирәсе. Биш ел элек "КАМАЗ"да «Мерседес-Бенц Тракс Восток» җитештерү линиясе ачылды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, һәм "Даймлер" белән хезмәттәшлек - Россия базарына чыгучы немец компанияләре өчен уңай үрнәк. Барлыгы Татарстанда Германия инвестицияләре катнашындагы 80 предприятие бар. «Сименс», «БАСФ», «Бош», «Кнорр-Бремзе», SAP һәм башка компанияләр уңышлы эш алып бара.
Моннан тыш, Татарстанның кайбер предприятиеләре һәм банклары «Дрезднербанк», «Дойче банк», «Коммерцбанк» белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Германия белән фән һәм мәгарифтә дә элемтәдә тора, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Казанда уңышлы рәвештә Россия-Германия яңа технологияләр институты эшли. Гомумән, немец компанияләре Россиядә бизнесларын, Татарстанны этәргеч мәйданчык буларак файдаланып, киңәйтәләр. Ул шулай ук Татарстанның мөһим мәйданчыгы "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Якындагы 10 елда "ИнноКам" Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында икътисадый үсеш ноктасы булачак, дип көтелә. Төньяк Рейн – Вестфалия җирләре белән багланышларны киңәйтергә шат булабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм конструктив багланышларга өметләнәбез. Ул шулай ук, регионнар мөмкинлекләре зур булуын ассызыклады һәм Татарстанның хезмәттәшлеккә ачык икәнен билгеләде.
Татарстанның сәнәгать потенциалын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов тәкъдир итте. Ул искә төшергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше, алдагы елларга караганда, 1 млрд. евродан артып киткән, бу санны арттыру өчен Татарстан һәм Германиянең потенциалы шактый.
Турында Республикасының инвестиция потенциалы турында ТР Инвестицион үсеш Агентлыгы һәм "Алабуга" МИЗ җитәкчелеге сөйләде.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)