2016 елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясе Германиянең Thyssen Krupp, Wilo, SMS Group компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Алман компаниясе вәкилләре белән узган сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов, алман компанияләренең Европа һәм бөтендөнья базарында югары сыйфатлы продукцияләре белән мәгълүм булуларын билгеләп үтте. Очрашуыбызга һәм үзара файдалы хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышу мөмкинлегенә бик шатмын, безнең төбәктә сезнең компанияләр эшчәнлеге юнәлеше белән танышлар һәм сезнең белән эшләргә әзербез, иң мөһиме – хезмәттәшлек өлкәләрен һәм конкрет адымнарны билгеләү, диде.
«Тиссен Крупп» – Германиянең иң эре сәнәгать концерннарыннан берсе, ул корыч һәм аннан төрле эшләнмәләр җитештерә, химик, нефть эшкәртүче һәм башка сәнәгать җайланмаларын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә.
«Вило» компаниясе –җылыту өчен насослар һәм насос системалары, вентиляцияләр һәм кондиционерлар җитештерүче буенча бөтен дөньяга мәгълүм компания.
Компания «Эс-Эм-Эс Групп» компаниясе корыч һәм төсле металлар эшкәртү өчен машина төзү җайланмалары җитештерә.
Компанияләр вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар Россия базарында бар һәм анда бизнесны киңәйтергә телиләр. «Вило» компаниясе 1993 елдан бирле Росия базарында. 2015 елда Ногинск шәһәрендә компаниянең яңа предприятиесе ачылды, инвестицияләр 35 млн евро тәшкил иткән.
Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләрен тәкъдир итү өчен немец компанияләре вәкилләрен Татарстанга чакырды. Ул шулай ук потенциаль проектлар буенча җентекләп фикер алышу һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Очрашу барышында немец компанияләре вәкилләренең быел декабрь аенда Татарстанга визиты турында сөйләшеп килештеләр.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)