"Татнефтехиминвест-холдинг"ААҖ директорлар Советы утырышы

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды. Төп тема - традицион энергия чыганакларына киләчәктә альтернатива сыйфатында ягулык элементлары булдыру.

Төп докладлар белән химик физика Институты лаборатория мөдире Юрий Добровольский һәм "Крылов дәүләт фәнни үзәге" вәкиле Игорь Ландграф чыгыш ясадылар. Алар әлеге юнәлешнең үсеше, шулай ук, үзләренең фәнни эшләнмәләре турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаучыларның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәрен хуплады. Ул "КАМАЗ" ҖАҖ белән үзара элемтәләрне җайга салырга киңәш итте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан өчен теманың актуальлеге шунда - республикада җитештерелә торган нефть продуктлары һәм водород ("ТАНЕКО" һәм "ТАИФ-НК") булдырыла торган ягулык элементларында кулланылу. Ул чакта инде җайга салынган автозаправка системасын үзгәртергә туры килмәс иде, дип саный ТР Президенты.

 "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар Советы утырышында Татарстан нефть химиясендә яңа юнәлеш үстерү мөмкинлеге турында мәгълүмат тыңланды. Бу терлекчелектә һәм кошчылыкта кулланыла торган аминокислоталар җитештерүне булдыру.

Моннан тыш, "РОТЕК" фирмасының эре предприятиеләрдә җиһазлар торышын контрольдә тоту буенча тәкъдимнәре каралды. Рөстәм Миңнеханов "Татнефть", "ТАИФ" компанияләре белгечләренә һәм энергетика өлкәсе вәкилләренә бу тәкъдимнәрне өйрәнергә дигән бурыч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International