Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә экспорт перспективалы

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Польша һәм Германия – экспорт эшчәнлеге  үсеше өчен иң перспективалы илләр. Мондый нәтиҗәне РЭЦ аналитиклары 14 төрле күрсәткечкә нигезләнгән уникаль ренкинг ярдәмендә ясаганнар. Барлык экспортерлар өчен дә ачык булган сервис бизнес үсеше өчен иң яхшы юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.

2015-2016 елның яңартылган мәгълүматлары буенча чимал булмаган продукцияне экспортка җибәрүне үстерү өчен песпектив юнәлеш булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аталган. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында сәүдә әйләнеше 1244 млн. долл тәшкил иткән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия экспорты  гадәттәгечә, импорттан артып китә, 2016 елда аңа әйләнешнең 78% туры килгән яки 971 млн. Доллар тәшкил иткән. Шунысы игътибарга лаек, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Россиядән җибәрелгән продукциянең 63,6%тын чимал һәм энергетика булмаган товарлар формалаштырган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ренкингта лидерлык урыны киләчәктә илләр арасында сәүдә мөнәсәбәтләре үсүен дәвам итәр дип фаразларга мөмкинлек бирә.

Чимал булмаган экспорт өчен илләр перспективасы ренкингы РЭЦның  уникаль эшләнмәсе, ул экспортерларга экспорт эшчәнлеге стратегиясен төгәлрәк  эшләргә мөмкинлек бирә. Ренкинг 14 төрле күрсәткеч нигезендә дөньяның 134 иле өчен исәпләнә һәм даими рәвештә яңартыла.

Бу күрсәткечләр Россиядән сату перспективаларын төрле яктан: импорт күләмен һәм динамикасын, икътисади үсеш перспективаларын, таможня җайга салуын, транспорт йөрү мөмкинлеген һәм башка факторларны чагылдыра. Ренкинг нигезендә – уникаль РЭЦ компетенцияләре кулланып махсус методика буенча эшләнгән милли тышкы сәүдә статистикасы һәм абруйлы халыкара оешмалар мәгълүматлары (МВФ, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Бөтендөнья банкы, ЮНКТАД).

РЭЦ Матбугат хезмәте материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International