Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Сьюзан Вальмео-Тексон идарәче директоры башлыгындагы Integrated Energy Systems & Resources, Ink филиппин компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашу кысаларында кунакларга Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир иттеләр. Татарстан Республикасы Россиянең икътисади үсеш алган регионнарының берсе, куәтле сәнәгый җитештерү белән шөгыльләүче, уңайлы инвестицион климаты булган, югары фәнни потенциаллы төбәк булуы билеләп үтелде.
Моннан тыш, Филиппинга "КАМАЗ", "Казан вертолет заводы", А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" продукциясен җибәрү сораулары каралды.
Очрашу ахырында яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә ышаныч белдерделәр.