Нефтехимиклар "2016 ел Инженеры" конкурсында җңүчеләр

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

"2016 ел Инженеры" XVII Бөтенроссия конкурсы лауреатының истәлекле медале һәм дипломнарына "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ полиэфир сумала һәм стирол җитештерү заводының цех начальнигы урынбасары Николай Батин һәм синтетик каучук заводының цех начальнигы Валерий Жуков лаек булдылар. Аларга шулай ук,  "Россиянең профессиональ инженеры" исеме бирелү турында сертификат һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.  

"Яшьләр инженерлык сәнгате" версисе буенча лауреат дипломнары һәм истәлекле медальләре белән I промзона электр җиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү идарәсе инженер-электронигы Илдар Әфләтунов һәм завод аппаратчысы Дмитрий Любезнов билгеләп үтелделәр. Аларга шулай ук, сертификатлар һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.

Конкурсның I туры "Яшьләрнең инженерлык сәнгате" версиясе буенча җиңүче дипломы белән НТЦ лаборатория начальнигы Кирилл Кубанов, автоматлаштыру үзәгенең автоматлаштырылган идарә системасы белгече Алсу Мәрдәнова, ДИТ белгече Александр Никулин бүләкләнделәр.

"Россиянең ел инженеры" Бөтенроссия конкурсы 2000 елдан бирле оештырыла.  Конкурсның максаты - Россияда инженерларның сыйфат проблемаларына игътибарны юнәлтү, хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттыру, инженер хезмәткәрләренең һөнәрилеген ачыклау, россия инженер корпусының элитасын барлау, ватан фән һәм мәгариф, җитештерү тармагы белгечләренең иң яхшы тәҗрибәләрен һәм казанышларын пропагандалау.

Аны Россия фәнни һәм инженер иҗтимагый берләшмәләр союзы  партнер оешмалар белән берлектә оештыра.

Белешмә өчен:

"Түбән Кама нефтехим" - иң эре нефть химиясе компаниясе, синтетик каучук, пластиклар һәм этилен җитештерүчеләр арасында илдә алдынгы урыннарны алып тора. "ТАИФ" компанияләре төркеменә керә. Компаниягә 1967 елда нигез салынган, төп җитештерү куәтләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан.

Җитештерелә торган продукция ассортименты 120 дән артык. Акционер җәмгыятьнең продукциясе 50 Европа иленә, Америка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азияга экспортлана. Продукциянең гомуми күләмендә экспорт өлеше якынча 50% тәшкил итә.

 

"Түбән Кама нефтехим" матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International