Иннополиста Россиянең цифрлы киләчәге турында 2017 елның 24-26 маенда фикер алышачаклар

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

«Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе – 2017» конференциясе кысаларында 5000нән артык катнашучы Россия сәнәгате һәм икътисадының глобаль технологик үсешен тәэмин итү хакында фикер алышуга җыелачак. Конференция 2017 елның 24-26 маенда Иннополиста узачак.

Конференциянең төп темалары цифрлы икътисад, чимал булмаган экспорт һәм киберфизик иминлек булачак. Өч көн эчендә конференциядә катнашучылар тышкы базарларга технологияләрне этәрү ситуацияләрен, комплекслы IT-системалар экспорты, шулай ук, импортны алыштыру һәм продуктларның конкурентлылык сәләтен арттыру турында фикерләшәчәкләр. Зур игътибар Россиянең санлы икътисады мәсьәләләренә биреләчәк. Белгечләр 2018 елгы футбол дөнья Чемпионатына инфраструктур әзерлек, тимер юл тармагы һәм атом-төш энергетика тармагында проектлауның цифрлы ысулларына күчү турында сүз алып барачаклар. Махсуслаштырылган сессияләр киберфизик куркынычсызлык сораулары буенча оештыру планлаштырыла. Чыгыш һәм дискуссияләр кысаларында интеллектуаль контроль системасы,  оборона-сәнәгый комплекс предприятиеләренең җитештерү конверсиясе,  идентификация системасы турында да сүз барачак.

«Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе – 2017» конференциясе үзен дәүләт һәм бизнес-бергәлек арасында мәгълүмати технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча диалог оештыру өчен нәтиҗәле мәйданчык кына түгел, ә проектларны тормышка ашыру һәм хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую, нәтиҗәле сөйләшүләр алып бару урыны итеп тә тәкъдим итте.

«Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе – 2016» эшендә 380 артык Россия һәм халыкара компанияләр катнашты, алар арасында Siemens, Максима Телеком, SAP, Россия Вертолётлары, Росэлектроника, «Берләшкән судно төзелеше корпорациясе», Техмаш һәм башкалар. «Россия Вертолётлары», «НЦИ», «РТ-Информ», «1С», Yandex һәм башка базар лидерлары арасында 18 килешү имзаланган иде.

Конференциясенең стратегик партнеры булып инде икенче ел рәттән актив рәвештә чараның рәсми көн тәртибен формалаштыручы Ростех Дәүләт корпорациясе чыгыш ясаячак. ИТ-конференциянең дәүләт ягыннан төп партнёрлары РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы булачак.

Чара мәйданчыгы Татарстан Республикасында урнашкан мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә махсуслаштырылган киң инфраструктуралы һәм университетлы  инновацион шәһәр - "Иннополис" булачак. Конференцияне оештыручылар - OMG (ОМГ) Коммуникация төркеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International