«НЕФАЗ» дан троллейбуслар

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

"КАМАЗ"ның Башкортстандагы "НЕФАЗ" бүлендек предприятиесендә яңа  урта дәрәҗәге идән биеклекле троллейбусның беренче корпусы җыелды.

"НЕФАЗ" ҖАҖ продукциясенең яңа линейкасы партнеры булып Уфа трамвай-троллейбус заводы (УТТЗ) чыкты. Троллейбусның беренче кузовы УТТЗ китерелде, анда ул электр җиһазлары белән комплектланачак.

"Бу проектны тормышка ашыру –безнең өчен мөһим вакыйга", - дип билгеләп үтте "НЕФАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Зуйков. Предприятие өчен бу яңа юнәлеш, җитештерү күләмен арттыру һәм әле кулланылмаган яңа чишелешләр ачу, дип ассызыклады ул.

УТТЗ генераль директоры Денис Рассадников сүзләренчә, бүгенге көндә  хезмәттәшлек вариантлары эшләнә. "Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәсендә троллейбусларның өч төрле проекты  карала: урта дәрәҗәге идән биеклеге белән – бу безнең беренче чыгарылышлар, шулай ук, түбән идәнле троллейбуслар һәм күчешле дәрәҗәдәге идән биеклеклеләр", - дип аңлатты ул.

"НЕФАЗ" һәм Уфа трамвай-троллейбус заводының уртак җитештерелгән троллейбуслары хәзерге Россия базарындагы троллейбус модельләреннән кулланучылар үзлекләре белән генә түгел, ә бәяләре белән дә аерылачак. "Безнең яңа урта дәрәҗәдәге идән биеклекле троллейбус бәясе гамәлдәге Россия моделе белән чагыштырганда ике тапкыр кулайрак бәядән сатылачак, Уфа һәм башка шәһәрләр паркындагы троллейбусларны аз чыгымнар белән яңадан җиһазландыру мөмкин булачак", - дип ассызыклады Денис Рассадников.

Троллейбусның кузовы хәзерге заман стилендә үтәлгән һәм кишер төсенә буялган булу сәбәпле яңа сафка басачак пассажир автотехникасы юлларда халыкның игътибарын җәлеп итәчәк. Модельнең техник үзенчәлекләре  –Камаз продукциясе үзенчәлекләреннән. Бу ныклы каркаслы кузов, сыналган йөрешле һәм руль идарәле техника. Платформа унификациясен исәпкә алып НЕФАЗ автобусы белән күп кенә детальләр үзара алыштырырлык булачак. Тагын бер мөһим өстенлекләрнең берсе - троллейбусның салоны җылыткычлар белән җиһазландырылачак, бу троллейбус йөртүче һәм пассажирлар өчен тотрыклы температураны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Февраль азагында уртак җитештерелгән беренче урта дәрәҗәге идән биеклекле троллейбус Уфада тикшерү йөртелешенә чыгачак. Модель Башкортстан башкаласының күчмә составны модернизацияләү программасына кертелгән. Ел ахырына кадәр шәһәр урамнарыннан уннан артык шундый машиналар йөриячәк.

Моннан тыш, Мәскәүдә апрель башында җәмәгать транспорты  күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк түбән идәнле троллейбусны проектлау тәмамлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International