2017 елның 30 апрелендә Ленин исемендәге Мәдәният Йортында "Казан вертолет заводы" предприятиесе “Заводның Яшьләр союзы” Иҗтимагый оешмасының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, шулай ук, РФ сәнәгать үсеше Фонды директоры урынбасары Сергей Вологодский катнашты.
чествование представителей молодёжи завода наградами Объединенной Авиационной Компании, Министерства промышленности и торговли Республики Татарстан и Министерства по делам молодёжи и спорту Республики Татарстан.
Тантаналы чара кысаларында заводның яшьләрен Берләшкән Авиация Компаниясе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бүләкләре белән хөрмәтләү булып узды.
Чара Казан вертолет заводының яшь хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган концерт программасы белән тәмамланды.
Бу көннәрдә Көньяк Африка Республикасы илчелеге делегациясе Молоко Лешабой җитәкчелегендә Татарстан Республикасында. Африка континеты кунаклары визит кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булдылар.
Көньяк-Африка республикасы кунакларына ТР сәнәгать потенциалын тәкъдир иттеләр. Аерым алганда, "Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "С. П. Горбунов - "Туполев исемендәге КАЗ", "А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Алабуга АЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ. б. предприятиеләр турында җентекләп сөйләделәр. Моннан тыш, яклар ике яклы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары хакында фикер алыштылар.
Бу кунакларның беренче визиты түгел, 2017 елның 26 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр Татарстанга Көньяк-Африка республикасы делегациясе килгән иде. Делегацияне Россия Федерациясендә Көньяк-Африка республикасы Илчелегенең Сәяси бүлеге киңәшчесе Тандо Даламба җитәкләде.
Визит барышында Татарстан республикасының югары уку йортлары җитәкчелеге, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты җитәкчесе белән очрашулар булып узды. Кунаклар «IT - парк», Иннополис, Свияжск шәһәр-утраучыгы һәм Иске Болгар шәһәре белән таныштылар.
Илләр арасында визасыз режим бүгенге көннән үз көченә керде, бу илләр арасында туризм һәм икътисади үсешкә ярдәм итәр дип фаразлана.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 30 мартта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Тюрингия Ирекле дәүләте җитәкчеләре очрашты.
Чара барышында кунакларга Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы тәкъдим ителде. Аерым алганда, республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләре турында җентекләп сөйләделәр.
Шулай ук, яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең перспективалары һәм механизмнары турында фикер алыштылар.
Искә төшерик, 2012 елда Татарстанда Тюрингия Федераль җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг визит белән булды.
2013 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингиядә һәм Төньяк Рейн-Вестфалия Федераль җирләрендә эшлекле визит белән булган иде. 2014-2015 елларда Татарстанга Тюрингиянең икътисади үсеш Агентлыгы җитәкчесе Андреас Край килде һәм Татарстан Президенты Р.Н.Минниханов белән очрашты.
2016 елның 2-3 июнендә Татарстан делегациясе ТР Президенты җитәкчелегендә Тюрингиядә булып кайтты һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашты.
2016 елның 6-9 декабрендә Тюрингия делегациясе Татарстанга килде, төп максаты Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре Координация советының 6 нчы утырышында катнашу иде.
Казан ярминкәсендә “TIAF III Халыкара автомобиль төзелеше форумы 2017" үз эшен башлады.
Форумның ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, ТР Премьер –министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа бизнесы Ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор, әйдәп баручы чит ил автокомпанияләре вәкилләре катнашты.
Форумны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков TIAF форумының Татарстан өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Республика, гадәттәгечә, автомобиль төзелеше үскән төбәк булуын билгеләп үтте.
Эшлекле программа башланыр алдыннан кунаклар автоҗитештерүчеләр һәм автокомпонентлар кайтартучыларның экспозициясе белән таныша алдылар.
FordSollers, ПАО «КАМАЗ», ООО «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» компанияләренең эшләнмәләре, шулай ук, Россия, Төркия, Кытайдан автокомпонентлар һәм чимал кайтартучыларның иң яхшы продуктлары тәкъдим ителә.
Аннан соң эшлекле программаны пленар утырыш дәвам итте: «Россия автомобиль сәнәгатенә караш: тенденцияләр, прогнозлар, перспективалар».
Утырышта доклад белән Татарстан автомобиле төзелеше турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов чыгыш ясады. Министр республикада бүгенге көндә автокомпонентлар җитештерү буенча 200 предприятие эшләвен һәм продукция күләменең 40 млрд сумнан артып китүен билгеләп үтте. Татарстан территориясендә “КАМАЗ”, “Форд Соллерс”, "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" кебек заводлар, күп санда автокомпонентлар җитештерүче компанияләр уңышлы эшләп килә”, - диде ул.
Күргәзмә экспозициясендә Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең яңа автомобиль модельләре куелган иде.
TIAF 2017 Форумы Идел буе регионында автокомпонентлар индустриясе өчен мөһим чара булып тора.
29 мартта Казан ярминкәсе территориясендә Татарстан-Тюрингия Эшче төркеменең беренче утырышы узды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Тюрингиянең икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее, Тюрингиянең икътисад, фән һәм санлы технологияләр министрлыгының икътисади ярдәм итүи дарәсе җитәкчесе Сабине Аве, министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук, эре компания җитәкчеләре катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар Татарстан һәм Тюрингия регионара хезмәттәшлегенең мөһим мәсьәләләрен карадылар. Уртак эшчәнлектә ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, киләчәк хезмәттәшлекнең максатларын һәм бурычларын билгеләделәр.
Яклар максатчан рәвештә төрле проектлар өстендә эшләргә килештеләр, барыннан да элек машина төзелеше өлкәсендә, сәнәгый җиһазлар җитештерү; нефть химиясе һәм полимер сәнәгате; биотехнологияләр; мәгълүмати-коммуникация технологияләре; цифрлы технологияләр; һөнәри әзерлек һәм квалификацияне күтәрү йәм башкалар.
Алманлар тәкъдиме буенча Эшче төркемнең киләсе утырышын Тюрингиядә 2018 елның март аенда үткәрү турында килешенде.
2017 елның 29 мартында TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумы кысаларында фәнне популярлаштыруга һәм актуаль технологик эшләнмәләрне ачыклау максаты белән Science Slam Industry 2017 интеллектуаль көрәше узды. Проектка Татарстан Республикасының һәм Казан югары уку йортлары студентлары һәм яшь галимнәр, Бөек Петр исемендәге политехника университеты (Санкт-Петербург) да җәлеп ителде. АКШ чакырылган эксперт этаплы процесс һәм мөһим компетенцияләр, идеяләрне формалаштырудан алып продуктны базарга гамәлгә кертү темаларына мастер-класс уздырды.
Альберт Кәримов кеше капиталы үсеше һәм яшьләр фәнни сәясәтенең мөһимлеген ассызыклады, чөнки икътисади тотрыклылык һәм ТР яңа технология рәвешенә динамикалы керүе аларга бәйле. Министр оештыручының керткән өлешен билгеләп үтте - "Art Science Lab" фәнни сәнгать лабораториясе ("ТР өчен 50 иң яхшы инновацион идея өчен -2015" конкурсы җиңүчесе). Science Industry проекты (Фән индустриясе). "Art Science Lab" беренче тапкыр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы мәдәни тормышында һәм фәнни, эшлекле вакыйгалар үзәгендә яшь белгечләр һәм студентлар өчен инновацияләр мәйданчыгы буларак танытыла.
Әлеге проект актив тормыш позицияле яшь интеллектуалларны берләштерә, талантлы яшьләр өчен яңа офыклар ача. Яшьләр - хезмәттәшлекккә ачык һәм тануга әзер булган җәмгыятнең кыйммәтле өлеше, безнең киләчәгебез -алар кулында.
29-31 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “TIAF supported by Automechanika” III халыкара автомобиль төзелеше форумы узачак.
TIAF форумы Идел буе регионы өчен автокомпонентлар индустриясендә төп чара булып тора һәм үз эченә автомобиль, автокомпонентлар җитештерүчеләрнең казанышларын күрсәтүче эшлекле күргәзмәләрнең берсе. Форум Татарстан Республикасының җитештерү мәйданчыкларын танытучы зур әһәмияткә ия булган чара.
Быел Форум экспозициясендә әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрнең казанышлары һәм эшләнмәләре күрсәтеләчәк – FordSollers, «КАМАЗ», "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС", шулай ук, Россия, Төркия, Кытайдан автокомпонетлар һәм чимал сатучыларының яңа һәм иң яхшы продуктлары тәкъдим ителәчәк.
Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор, әйдәп баручы чит ил автокомпанияләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Экспозиция тематикасы: җиңел һәм йөк машиналары, махсус техника өчен запчастьләр, компонентлар, электрика и электроника, автомобиль кузовлары һәм чистарту җиһазлары, ремонт һәм хезмәт күрсәтү; аксессуарлар һәм тюнинг, сервис станцияләре и автоюгычлар, йөк машиналары өчен җиһазлар.
TIAF supported by Automechanika 2017 форумында Кытай автомобиль компонентлары җитештерүчеләренең милли экспозициясе куелачак. 130дан артык компания үзләренең яңа һәм иң яхшы продуктларын форумда катнашучыларга тәкъдим итәчәкләр.
Форумны пленар утырыш ачып җибәрәчәк, TIAF supported by Automechanika 2017 кысаларында махсус сессияләр уздыру да планлаштырылган.Форумның фәнни бүлегенең яңалыгы Science slam Industry форматындагы секция булачак.
TIAF supported by Automechanika кысаларында традицион B2B-очрашулар узачак. Регионның иң эре компанияләре: «КАМАЗ», «Ford Sollers», «Автотор», «ЕлАЗ», «Континентал Аутомотив Системс», «ARNPO» җитәкчеләре үзара фикер алышачаклар.
Мондый формат катнашучыларга бизнес үсеше өчен нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Халыкара форум Татарстан Республикасының «Камаз», КИП «Мастер», «Алабуга» МИЗ, «Форд Соллерс», "Чаллы" һәм "Чистай" индустриаль паркларын карау белән тәмамланачак.
Җомга көнне Мәскәүдә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булып узды. “2016 елда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган максатлары һәм бурычлары” дип исемләнгән йомгаклау утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Әлеге чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ачты. Үзенең чыгышында Премьер-министр Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының агымдагы икътисади үсеш процессындагы ролен билгеләп үтте.
Аннан соң, Дмитрий Медведев сәнәгать җитештерүен үстерүнең агымдагы күрсәткечләренә тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, быел сәнәгатьнең аерым тармакларына ярдәм итү йөзеннән 107 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Аның сүзләренә караганда, 2016 елда җитештерү үсеше якынча 1,5% тәшкил иткән. Лидерлар арасында - оборона-сәнәгать комплексы: монда арттыру 10% тәшкил иткән. Моннан тыш, 1,5 тапкыр авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү арткан.
Утырыш программасының төп өлешендә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров “2016 елда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган максатлары һәм бурычлары” дип исемләнгән доклад тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы ярты елда эчендә җитештерү индексы активлыгы соңгы алты елда 55% кадәр үскән.
Утырышта шулай ук, Вице-премьер Дмитрий Рогозин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Башлыгы урынбасары Аркадий Дворкович чыгыш ясадылар.
Коллегиянең йомгаклау утырышы программасы азагында Денис Мантуров РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә, РФ регионы сәнәгать предприятиеләре вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та бүләкләнде.
2017 елның 25 мартында махсус химия, гадәти хәрби корал буенча «Ростех» Дәүләт корпорациясенең индустриаль директоры Сергей Абрамов эшлекле визит белән Серго исемендәге заводта булды.
Сергей Абрамовның заводка визиты ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «ПОЗИС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов озатуында узды. Мәскәү кунагы Pozis заводының махсус машина төзелеше Үзәге, шулай ук, көнкүреш һәм медицина техникасын җитештерү Комплексы белән танышты. Очрашуда катнашучылар сәнәгать куәтләрен реструктурлаштыру һәм блок-модульле котельныйлар төзелешенең барышы, башка чаралар комплексының гамәлгә ашырылуы белән кызыксындылар.
Моннан тыш, визит кысаларында эшлекле киңәшмә узды, анда «ПОЗИС» АҖ үсеш стратегиясе каралды һәм 2025 елга гражданлык продукциясен чыгаруның өлешен 4 тапкыр арттыру бурычы куелды.
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы кәсепчелеге һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре Ассоциациясе әгъзалары белән киңәшмә узды.
Чара кысаларында катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын карадылар.
Үзенең докладында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев билгеләп үткәнчә, кулланучылар базары хәзерге заман икътисадының әһәмиятле бер өлеше. Нәкъ менә биредә халыкның көндәлек ихтыяҗлары канәгатъләндерелә, аларның хәл ителү дәрәҗәсе, ахыр чиктә, икътисадның нәтиҗәлелеген билгели.
"2016 елда республика халкына якынча 42 млрд сумлык көндәлек хезмәт күрсәтелгән, бу 93,4% тәшкил итә. Идел буе федераль округының башка регионнары белән чагыштырганда Татарстан Республикасының күрсәтелгән хезмәтләр күләме лидерлар рәтендә", - дип сөйләде Денис Вәлиев.
Статистика мәгълүматлары буенча республикада 8200 көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары эшли, аларның 813 – авыл җирендә. 2010 елдан алып бүгенге көнгә кадәр объектларның саны 1,8 тапкыр арткан.