Татарстан Германия белән хезмәттәшлекне үстерә

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 30 мартта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Тюрингия Ирекле дәүләте җитәкчеләре очрашты.

Чара барышында кунакларга Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы тәкъдим ителде. Аерым алганда, республиканың  нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләре турында җентекләп сөйләделәр.

Шулай ук, яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең перспективалары һәм механизмнары турында фикер алыштылар.

Искә төшерик, 2012 елда Татарстанда Тюрингия Федераль җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг визит белән булды.

2013 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингиядә һәм Төньяк Рейн-Вестфалия Федераль җирләрендә эшлекле визит белән булган иде. 2014-2015 елларда Татарстанга Тюрингиянең икътисади үсеш Агентлыгы җитәкчесе Андреас Край килде һәм Татарстан Президенты Р.Н.Минниханов белән очрашты.

2016 елның 2-3 июнендә Татарстан делегациясе ТР Президенты җитәкчелегендә Тюрингиядә булып кайтты һәм Тюрингия Премьер-министры  Бодо Рамелов белән очрашты.

2016 елның 6-9 декабрендә Тюрингия делегациясе Татарстанга килде, төп максаты Татарстан Республикасы машина  төзелеше  предприятиеләре Координация советының 6 нчы утырышында катнашу иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International