2017 елның 25 мартында махсус химия, гадәти хәрби корал буенча «Ростех» Дәүләт корпорациясенең индустриаль директоры Сергей Абрамов эшлекле визит белән Серго исемендәге заводта булды.
Сергей Абрамовның заводка визиты ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «ПОЗИС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов озатуында узды. Мәскәү кунагы Pozis заводының махсус машина төзелеше Үзәге, шулай ук, көнкүреш һәм медицина техникасын җитештерү Комплексы белән танышты. Очрашуда катнашучылар сәнәгать куәтләрен реструктурлаштыру һәм блок-модульле котельныйлар төзелешенең барышы, башка чаралар комплексының гамәлгә ашырылуы белән кызыксындылар.
Моннан тыш, визит кысаларында эшлекле киңәшмә узды, анда «ПОЗИС» АҖ үсеш стратегиясе каралды һәм 2025 елга гражданлык продукциясен чыгаруның өлешен 4 тапкыр арттыру бурычы куелды.