Татарстан Республикасы кәсепчелеге һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре Ассоциациясе әгъзалары белән киңәшмә

2017 елның 24 марты, җомга

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы кәсепчелеге һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре  Ассоциациясе әгъзалары белән киңәшмә узды.

Чара кысаларында катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын карадылар. 

Үзенең докладында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев билгеләп үткәнчә, кулланучылар базары хәзерге заман икътисадының әһәмиятле бер өлеше. Нәкъ менә биредә халыкның көндәлек ихтыяҗлары канәгатъләндерелә, аларның хәл ителү дәрәҗәсе, ахыр чиктә, икътисадның нәтиҗәлелеген билгели.

"2016 елда республика халкына якынча 42 млрд сумлык көндәлек хезмәт күрсәтелгән, бу 93,4% тәшкил итә. Идел буе федераль округының башка регионнары белән чагыштырганда Татарстан Республикасының күрсәтелгән хезмәтләр күләме лидерлар рәтендә", - дип сөйләде Денис Вәлиев.

Статистика мәгълүматлары буенча республикада 8200 көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары эшли, аларның 813 – авыл җирендә. 2010 елдан алып бүгенге көнгә кадәр объектларның саны 1,8 тапкыр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International