Бу көннәрдә Көньяк Африка Республикасы илчелеге делегациясе Молоко Лешабой җитәкчелегендә Татарстан Республикасында. Африка континеты кунаклары визит кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булдылар.
Көньяк-Африка республикасы кунакларына ТР сәнәгать потенциалын тәкъдир иттеләр. Аерым алганда, "Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "С. П. Горбунов - "Туполев исемендәге КАЗ", "А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Алабуга АЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ. б. предприятиеләр турында җентекләп сөйләделәр. Моннан тыш, яклар ике яклы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары хакында фикер алыштылар.
Бу кунакларның беренче визиты түгел, 2017 елның 26 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр Татарстанга Көньяк-Африка республикасы делегациясе килгән иде. Делегацияне Россия Федерациясендә Көньяк-Африка республикасы Илчелегенең Сәяси бүлеге киңәшчесе Тандо Даламба җитәкләде.
Визит барышында Татарстан республикасының югары уку йортлары җитәкчелеге, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты җитәкчесе белән очрашулар булып узды. Кунаклар «IT - парк», Иннополис, Свияжск шәһәр-утраучыгы һәм Иске Болгар шәһәре белән таныштылар.
Илләр арасында визасыз режим бүгенге көннән үз көченә керде, бу илләр арасында туризм һәм икътисади үсешкә ярдәм итәр дип фаразлана.