Казанда III Халыкара Автомобиль төзелеше Форумы үз эшен башлады

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Казан ярминкәсендә “TIAF III Халыкара автомобиль төзелеше форумы 2017" үз эшен башлады.

Форумның ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, ТР Премьер –министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа бизнесы Ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор, әйдәп баручы чит ил автокомпанияләре вәкилләре катнашты.

Форумны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков TIAF форумының Татарстан өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Республика, гадәттәгечә, автомобиль төзелеше үскән төбәк булуын билгеләп үтте.

Эшлекле программа башланыр алдыннан кунаклар автоҗитештерүчеләр һәм автокомпонентлар кайтартучыларның экспозициясе белән таныша алдылар.

 FordSollers, ПАО «КАМАЗ», ООО «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» компанияләренең эшләнмәләре, шулай ук, Россия, Төркия, Кытайдан автокомпонентлар һәм чимал кайтартучыларның иң яхшы продуктлары тәкъдим ителә.

Аннан соң эшлекле программаны пленар утырыш дәвам итте: «Россия автомобиль сәнәгатенә караш: тенденцияләр, прогнозлар, перспективалар».

Утырышта доклад белән Татарстан автомобиле төзелеше турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов чыгыш ясады. Министр республикада бүгенге көндә автокомпонентлар җитештерү буенча 200 предприятие эшләвен һәм продукция күләменең 40 млрд сумнан артып китүен билгеләп үтте. Татарстан территориясендә “КАМАЗ”, “Форд Соллерс”, "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" кебек заводлар, күп санда автокомпонентлар җитештерүче компанияләр уңышлы эшләп килә”, - диде ул.

Күргәзмә экспозициясендә Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең  яңа автомобиль модельләре куелган иде.

TIAF 2017 Форумы Идел буе регионында автокомпонентлар индустриясе өчен мөһим чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International