29-31 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “TIAF supported by Automechanika” III халыкара автомобиль төзелеше форумы узачак.
TIAF форумы Идел буе регионы өчен автокомпонентлар индустриясендә төп чара булып тора һәм үз эченә автомобиль, автокомпонентлар җитештерүчеләрнең казанышларын күрсәтүче эшлекле күргәзмәләрнең берсе. Форум Татарстан Республикасының җитештерү мәйданчыкларын танытучы зур әһәмияткә ия булган чара.
Быел Форум экспозициясендә әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрнең казанышлары һәм эшләнмәләре күрсәтеләчәк – FordSollers, «КАМАЗ», "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС", шулай ук, Россия, Төркия, Кытайдан автокомпонетлар һәм чимал сатучыларының яңа һәм иң яхшы продуктлары тәкъдим ителәчәк.
Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор, әйдәп баручы чит ил автокомпанияләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Экспозиция тематикасы: җиңел һәм йөк машиналары, махсус техника өчен запчастьләр, компонентлар, электрика и электроника, автомобиль кузовлары һәм чистарту җиһазлары, ремонт һәм хезмәт күрсәтү; аксессуарлар һәм тюнинг, сервис станцияләре и автоюгычлар, йөк машиналары өчен җиһазлар.
TIAF supported by Automechanika 2017 форумында Кытай автомобиль компонентлары җитештерүчеләренең милли экспозициясе куелачак. 130дан артык компания үзләренең яңа һәм иң яхшы продуктларын форумда катнашучыларга тәкъдим итәчәкләр.
Форумны пленар утырыш ачып җибәрәчәк, TIAF supported by Automechanika 2017 кысаларында махсус сессияләр уздыру да планлаштырылган.Форумның фәнни бүлегенең яңалыгы Science slam Industry форматындагы секция булачак.
TIAF supported by Automechanika кысаларында традицион B2B-очрашулар узачак. Регионның иң эре компанияләре: «КАМАЗ», «Ford Sollers», «Автотор», «ЕлАЗ», «Континентал Аутомотив Системс», «ARNPO» җитәкчеләре үзара фикер алышачаклар.
Мондый формат катнашучыларга бизнес үсеше өчен нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Халыкара форум Татарстан Республикасының «Камаз», КИП «Мастер», «Алабуга» МИЗ, «Форд Соллерс», "Чаллы" һәм "Чистай" индустриаль паркларын карау белән тәмамланачак.