ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

24 мартта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә урнашкан предприятиеләрнең йөк автотранспортын һәм махсус  техникасын ремонтлау  һәм модернизацияләүгә системалы якын килүне гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.

 

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы экспорт Корпорациясе, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура и ТКХ министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашты.

 

Киңәшмә барышында «Ремдизель» АҖ, «Кориб» ҖЧҖ, «Камминз КАМА» ЯАҖ чыгышлары хакында фикер алышу булып узды. ТР экспорт корпорациясе «Ремдизель» АҖ һәм «Кориб» ҖЧҖ проектларын Россия Федерациясе регионнарына һәм чит илләргә тәкъдим итү буенча уртак хезмәттәшлек оештыруны хуплады.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-парк мәйданында Форумы һәм «Бердәм Россия» партиясе-Кытай Коммунистлар партиясе» эшлекле Форумы үтте. Чара Евразия икътисади берлеге һәм Яңа ефәк юл проектларына кагылышлы региональ хезмәттәшлек үсешенә багышланды, сүз якларның икътисади хезмәттәшлеге турында барды.

 

Чарада «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов, партиянең Генераль Советы секретаре урынбасары Сергей Железняк,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао катнашты.

Тантана башланыр алдыннан адреслы очрашулар булып узды, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Кытайның эре бизнес вәкилләре һәм җитәкчеләре белән күреште. Сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде. Очрашулар нәтиҗәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, югары технологияле җитештерү, энергетика, көнкүреш продукция. Моннан тыш, Кытай ягы "Нефть. Газ. Нефть химиясе" һәм "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" республика күргәзмәләрендә катнашуга кызыксыну күрсәтте.

 

Форумда катнашучыларны сәламләп, Борис Грызлов Россия һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуын ассызыклады. Бүген бу дөньякүләм сәяси һәм икътисадның халыкара мөнәсәбәтләренең иң мөһим факторы, - диде ул.

 

Борис Грызлов Россиядә гамәлгә ашырыла торган проект “Мәскәү –Пекин” югары тизлекле тимер юлы, шуның мөһим өлеше булган “Мәскәү-Казан” магистрале турында җентекләп сөйләде. Проектның инвесторы һәм төзелештә катнашучыларның берсе- Кытай.

Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао Евразия икътисади берлеге һәм Яңа ефәк юл проектлары хакында чыгыш ясады.

 

Чара барышында Россия һәм Кытай делегациясе вәкилләре төрле тармакларда хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.

 

Форум эшен тәмамлап Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстандагы Форумга алдан урнаштырылган эшлекле элемтәләр буенча бизнес вәкилләренең килүе бик мөһим дип белдерде. "Без бер-беребезгә мөмкинлекләр турында ачыктан-ачык сөйләдек. Ышанам ки, яңа көч һәм энергия белән кара-каршы хәрәкәт итә башларбыз, куйган максатларга ирешергә омтылырбыз", – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

 

Чараның йомгаклау өлешендә икеяклы килешүләр һәм хезмәттәшлек проектлары имзаланды. Очрашулар нәтиҗәсендә, Россия-Кытай регионара хезмәттәшлек үсеше Фонды оештырылачак.

Бу көннәрдә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә (Хабаровск крае) сайлап алу ярышлары үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча финалистлар "Яшь профессионаллар" Милли чемпионатына юл тотачаклар.  WorldSkills Russia  16-19 май көннәрендә Краснодарда узачак. “Сәнәгать җитештерүендә мәшгуль белгечләр” блогының  6 компетенциясе буенча ярышлар 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Чараларда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнаша, 24-25 мартта ярышларда катнашучылар һәм экспертлар белән очрашачак.

Конкурс мәйданчыкларында Россия региональ беренчелегендә 153 җиңүче катнаша. Барлыгы Комсомольск-на-Амуре шәһәренә Россиянең 71 регионыннан яшь белгечләр килгән, аларның профессиональ күнекмәләрен 161 эксперт бәяләячәк. Хабаровском краенда сайлап алу ярышларының эшлекле программасы кысаларында экспертларның регинара форумы узачак.

Подольск шәһәрендә эре автомобиль заводлары вәкилләре белән күчмә техник советы кысаларында икенче буын КАМАЗ-6282 электробусы мөмкинлекләре күрсәтелде.

Автобус күчмә техник совет барышында тәкъдим ителде, анда  «Мострансавто» белгечләре һәм төрле автозавод- «Группа ГАЗ», «Скания Русь», «ZF Руссия», «МАЗ» вәкилләре катнашты. Алар барысы да автобусларны эксплуатацияләү буенча тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәктә «Мострансавто» алырга планлаштырган перспектив модельләр хакында фикер алышырга җыелды.

Турында фикер алышканда мөмкинлекләр камазовского электробуса, баш инженер ДУП "Мострансавто" Виктор Хальзов дип билгеләп үтте, аның уңай яклар.

«Мострансавто» ДУП баш инженеры Виктор Хальзов КАМАЗ электробусының пассажирлар өчен булган уңайлыкларын билгеләп үтте.

КАМАЗ-6282 уникаль электробусы – "КАМАЗ" һәм Россия фәнни-техник Drive Electro компанияләренең уртак проекты. Аның гомуми пассажирлар сыйдырышлыгы – 85 кеше, шуның 24 урыны утыру өчен исәпләнгән. Әйтергә кирәк, узган елның май аенда Мәскәүдә электробусны тест  эксплуатацияләүләр башланды, ә соңыннан электробус Санкт-Петербург шәһәре маршрутлары буенча җибәрелде.

22 мартта Казанның "Корстон" кунакханә-ял итү-сәүдә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия - Кытай VI Эшлекле Форумы һәм "Бердәм Россия партиясе-Кытай Коммунистлар партиясе" партияара диалогында катнашучылар белән очрашты.

Очрашуда «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Рәисе Борис Грызлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе ҮКның Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицияләр үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

 

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклы стратегик партнёрлык характерында. Югары дәрәҗәдә даими сәяси диалог бара, илләрнең халыкара һәм төбәк актуаль мәсьәләләре буенча уртак позицияләре бар. 2016 елда  Россия Федерациясе белән КХР арасында Дустанә күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамәгә имза салуга 15 ел тулды. 

«Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышларга зур игътибар бирелә. Без Кытай белән бүгенге мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын бик хуплыйбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Республикада Кытай Рәисе Ху Цзиньтао әфәнде, КХР Дәүләт Советы Премьеры Ли Кэцян әфәнде, Бөтенкытай халык вәкилләре собраниесенең (парламентының) Даими  комитеты Рәисе Чжан Дэцзян әфәнде булганы бар. Татарстаннан делегацияләр шулай ук Кытай Халык Республикасында еш булалар.  

 

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, күптән түгел Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге эшләп килә. Кытайның кайбер провинцияләре компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр төзелгән һәм гамәлгә ашырыла. Республика «Идел–Янцзы» уртак төбәк төркемендә актив эшли.

 

«Үткән ел Менделеевск шәһәрендә "Аммоний"  минераль ашламалар җитештерү заводы эшләтеп җибәрелде. "Хайер" компаниясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Парламентара һәм партияара хезмәттәшлек мөһим юнәлеш булып тора. 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе делегациясе составында Кытайда булды», - диде ул.
 
Җавап сүзендә Сун Тао, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсә бара: «Безнең партияара диалог мәйданчыгындагы төп бурыч – төрле яклы партнёрлыкка һәм хезмәттәшлеккә ярдәм»,-диде. Ул республиканың Кытай белән төбәкара мөнәсәбәтләргә керткән өлешен югары бәяләде.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм административ киртәләрне киметү, инвестиция климатын яхшырту буенча Комиссия утырышы узды.

Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, "Федераль кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү корпорациясе" АҖ генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Идел буе федераль округы вәкилләре, хокук саклау структуралары, төрле финанс учреждение җитәкчеләре катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда инвестиция климатын яхшырту һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча күп кенә чаралар федераль үзәк ярдәме белән тормышка ашырылуы турында әйтеп үтте. Бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, озак вакытка имзаланган инвестиция проектларын һәм җитештерүне модернизацияләүне тормышка ашыруга басым ясала, диде ул.

Аның сүзләренчә, республиканың үсеш нокталары эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы объектлары булып махсус икътисади зоналар, сәнәгый парк һәм технопарклар тора. Узган елда аларның резидентлары 167,5 млрд сумлык продукция җитештерде, бу гомуми сәнәгый җитештерү күләменең 8,5% тәшкил итә. Аерым игътибар "Алабуга" МИЗ бирелә. Бу зонада Россиянең барлык махсус икътисади зоналарына караганда 70% табыш кертелә. Алабуга МИЗ бүгенге көндә 22 завод эшли, быел тагын 5-6 предприятие ачып җибәрү планлаштырыла. "Иннополис" МИЗ актив эш алып барыла. Киләчәктә фәнни шәһәр барлык ил өчен ИТ өлкәдә ресурлар һәм инновацияләр үзәге булачак.

Үсешнең яңа ноктасы -Яр Чаллы моношәһәрендә өстенлекле социаль -икътисади үсеш территориясе. Монда 7 резидент эшли, 2016 елда табыш 2,6 млрд сум тәшкил итте, барлыгы 1300 эш урыны булдырылды. Тагын шундый территорияләр Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә оештыруны планлаштырабыз, -дип билгеләп үтте ТР Президенты. 

Үз чиратында Михаил Бабич чыгышында Татарстанның Идел буе федераль округында лидер булуын ассызыклады. 2016 елда 2030 елга кадәр кече һәм урта бизнены үстерү стратегиясе раслануын хәбәр итте Бабич. Шулай ук эшмәкәрләр реестры булдырылды, диду ул.

Бүген Беларусь Республикасы оборона министрлыгы делегациясе министр урынбасары Игорь Лотенков җитәкчелегендә "Россия Вертолетлары" холдингының (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) "Казан вертолет заводы"нда булды. Рәсми визит Беларусь Республикасы оборона министрлыгына (Ми-8МТВ-5) 12 вертолет җибәрү буенча контрактның тәмамлануы белән бәйле иде. Чираттагы алты машинадан торган партияне "Россия Вертолетлары" холдингы заказ бирүчегә вакытыннан алда тапшырачак.

Предприятие белән танышу вакытында Беларусь Республикасы оборона министрлыгы делегациясе вәкилләре Ми-8МТВ-5 вертолетларының икенче партиясен тәмамлау эшләренең барышын карадылар һәм Беларусь Республикасы оборона министрлыгы кабул итү комиссиясе җитәкчесенең икенче партияне кабул итү шартларын тәэмин итү буенча барган эшләр турында докладын тыңладылар. 

Кунаклар "Казан вертолетлар заводының" җитештерү цехларында булдылар, "Ансат" вертолеты җыелган участокларны карадыла. Җиңел күп максатлы "Ансат" машинасы белән кызыксынуларын белдерделәр.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Казанда ТР Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә V чакырылыш Дәүләт Советының 26нчы утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Президиум утырышында депутатлар 24 сорауны- 11 республика законын һәм 11 федераль закон проектын карадылар. Көн тәртибендә төп сорау - 2016 елда Республика Хакимият башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында ТР Премьер-министры РТ Ильдар Халиков чыгыш ясады.

2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%.
2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.

2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.

2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 %ка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 %ка кимегән.

Республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 %ка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 % булган.

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь краенда яшәүчеләргә бирелгән.

Узган ел республикада 55 853 бала туган. Халыкның табигый үсеше 11 мең кеше тәшкил иткән.

Гадәттәгечә башкарма хакимият хисабы депутатларның фикерен исәпкә алып төзелде. Комитетлар үзләренең сорауларын алдан ук җибәргәннәр иде. Барлыгы Республика Хөкүмәтенә 32 сорау җибәрелгән.

Сораулардан соң депутатлар хисап турында фикер алышуга күчтеләр.

“Тәнкыйтьләр яңгыраса да, без аңлыйбыз, Хөкүмәт үзенең эшчәнлеген зур базарда тотрыклылык булмаган, Россия икътисадының структур проблемалары көчәйгән катлаулы шартларда алып бара”, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Сооветы депутатлары ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим иткән хисапны расладылар.

 

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Кунакларны сәламләп, Республика башлыгы Татарстан "Шнайдер Электрик" компаниясе белән хезмәттәшлеккә һәм бу еллар эчендә тупланган уртак тәҗрибәгә аеруча әһәмият бирүен билгеләп үтте. 

2016 елның октябрендә «Шнайдер Электрик» компаниясенең зур делегациясе Татарстанда булды, диде Рөстәм Миңнеханов, аннары Татарстан делегациясе үткән елның ноябрендә Парижда компаниянең штаб-квартирасында булды, экспозиция үзәге, яңа технологияләр белән танышты.

«Әлбәттә, бүген «Шнайдер Электрик» – энергиягә, автоматлаштыру процессларына, энергия нәтиҗәлелеге технологияләренә һәм предприятиеләр һәм граждан төзелеш объектлар  өчен хәл ителешләргә идарә базарында бөтендөнья лидерларының берсе, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Сезнең компания Россия базарында 100 ел эш итә, безнең илдә сезнең алты заводыгыз бар, һәм, билгеле инде, төбәкләр, шул исәптән Татарстан белән актив эшли».

Рөстәм Миңнеханов, республика "Шнайдер Электрик" компаниясенә Татарстанның «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» кебек эре предприятиеләрендә, Казан вертолет заводында һәм башка объектларларында нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәтле булуын билгеләп үтте. 

Үз чиратында «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо НИОКР үзәге турында кыскача гына сөйләде, ул  2017 елда Иннополис шәһәрендә ачылачак, шулай ук ул аны үстерү буенча планнары һәм проектларны тулыландыру турында мәгълүмат бирде.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Эммануэль Бабо барында  «Шнайдер Электрик» АҖ белән «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ арасында ниятләр турында килешү; шулай ук «Шнайдер Электрик» АҖ һәм «Иннополис университеты» арасында ниятләр турында килешү имзаланды. «Шнайдер Электрик» ягыннан документка Россиядә һәм БДБ илләрендә  Schneider Electric президенты Йохан Вандерплаетсе кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

20 мартта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Кытай  HNAC technology Co, Ltd компаниясе вәкиле  белән Джон Хуан белән очрашу узды.

Очрашу кысаларында яклар гидроэнергетика үсеше, суларны чистарту системаларын булдыру, шулай  ук, ирригация системаларын проектлау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикерләштеләр.

Шунысын өстәргә кирәк, Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. 2013 елдан алып Татарстан һәм Кытай арасында югары дәрәҗәдә үзара 30 рәсми визит оештырылган. Моннан тыш, 2016 елда Менделеевск шәһәрендә Кытай милли химия-инженерлык корпорациясе катнашында минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы ачылды. Шул ук елның апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә "Хайер" кытай корпорациясе Россиядә суыткычлар җитештерү буенча беренче заводын эшләтеп җибәрде, ул бүгенге көндә компаниянең иң алдынгы заводларының берсе булып тора.

Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International