ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Мәскәүнең "Крокус Экспо" күргәзмә комплексында 25-27 майда  узачак HeliRussia-2017 вертолет индустриясенең 10-нчы Халыкара күргәзмәсендә "Россия Вертолетлары" холдингы гражданлык һәм хәрби вертолетларының киң спектрын тәкъдим итәчәк.

HeliRussia экспозициясендә күпмаксатлы урта Ми-38 вертолеты һәм төрлечә җиһазландырылган өч Ансат вертолеты күрсәтеләчәк. "Россия Вертолетлары" стендында күргәзмәдә катнашучылар һәм кунаклар холдинг тарафыннан җитештерелә торган вертолетларның барлык линейкасы белән таныша алачаклар.

HeliRussia-2017 аерым пункты пилотыз очу аппаратлары тематикасына биреләчәк. «ВР-Технологии» конструкторлык бюросы күргәзмәдә заманчалаштырылган пилотсыз – конвертопланның эксперименталь үрнәген тәкъдим итәчәк,  хәзерге вакытта пилотсыз үрнәк очу сынаулары уза.

Моннан тыш, холдинг белгечләре чараның эшлекле программасында актив катнашырга ниятли вә Россия һәм чит ил партнерлары белән берничә очрашу уздыруны планлаштыра.

"Гадәттәгечә, без HeliRussia-2017 вертолет индустриясенең Халыкара күргәзмәсендә актив катнашабыз һәм бу ел гына әлбәтә искәрмә булмаячак. 10-нчы юбилей күргәзмәсе кысаларында холдинг катнашында берничә истәлекле вакыйга узачак, аерым басым санитария авиациясенә ясалачак. HeliRussia без заказ бирүчегә тантаналы медицина ягыннан җиһазландырылган Ансат вертолетын тапшырырга ниятлибез", - дип белдерде "Россия Вертолетлары" Холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

Бүген Иннополиста “Сәнәгый Россиянең Цифрлы индустриясе-2017” конференциясе эшен башлады (ЦИПР). Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге тармакта бу елның төп вакыйгасы.

Дисскусияләр кысаларында ясалган нәтиҗәләр ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителәчәк карарлар нигезенә ятачак, -дип билгеләде оештыручылар. Экспертлар сыйфатында конференциядә Россия Президены киңәшчеләре, министрлар, регион башлыклары, Россия һәм чит илнең эре компанияләре вәкилләре чыгыш ясаячаклар.

Өстәп шунысын әйтик, эшлекле программа кысаларында Россия IT-базары лидерлары арасында дистәләгән килешү имзаланачак, Россиядә цифрлы икътисад темасына багышланган 20 дән артык түгәрәк өстәл узачак.

ЦИПР кысаларында Иннополиста тагын бер конференция – «Россия Интернет Форумы – 2017» узачак.

24 майда «КНИТУ» югары уку йортының химияне тирәнтен өйрәнү сәләтле балалар лицей-интернатында иң максатчан һәм талантлы укучыларны бүләкләделәр.

 

Лицейның  актлар залында традициягә кергән бәйрәм – «Менделеевск өмете  – 2017» узды.  Тантаналы чарада админисрация һәм мәртәбәле кунаклар уку алдынгыларын, олимпиада һәм төрле конкурсларда җиңүчеләрне, призерларны котладылар, дипломнар һәм бүләкләп тапшырдылар.

Бәйрәмдә укучылар үзләрен иҗади яктан да күрсәттеләр. Баянда Наргиз Шерова, саксофонда Дмитрий Полушин матур итеп уйнадылар.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 23 маенда Түбән Камада Химиклар көнен билгеләү тантанасы узды.

Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы Департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, ТР профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин булдылар. Чарада шулай ук, министрлык һәм ведомство вәкилләре дә катнаштылар.

“Нефтехимик” Боз сараенда билгеләп үтелгән Химиклар көнен бәйрәм итүдә 4 меңнән артык кеше – химия тармагы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары катнашты.

Чараны ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Түбән Кама мэриясе, “Түбән Кама нефтехим”, “ТАИФ” оешмалары, «Татнефть» компаниясе и Казан Милли –Тикшеренү Техник университеты оештырдылар.

Бәйрәм тантанасы алдыннан катнашучылар республиканың нефтехимия кластеры предприятиеләренең продукцияләре күргәзмәсен карадылар. Үзләренең экспозицияләрен «Түбән Кама нефтехим», «Татнефть» компаниясе төркеме, «ТАИФ», «Казаноргсинтез», «ТАСМА» һәм башкалар күргәзмәдә җәелдерделәр.

Зур сәхнәдә Татарстан химия предприятиеләренең хезмәт династиясе вәкилләрен, химия фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәрне, галим-җитештерүчеләрне, рационализаторларны тәбрикләделәр.

 

Бәйрәмнең рәсми өлешен ТР Премьер–министры Алексей Песошин тәмамлады. Ул Татарстан Президенты исеменнән  республика нефть химиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Премьер-министр ассызыклап үткәнчә, нәкъ менә нефть химиясе тармагы республика икътисады үсешенең локомативы булып тора. Алга таба Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

 

Бәйрәм Россия йолдызлары "Иванушки International" төркеме чыгышы белән тәмамланды.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

«1С:Ел проекты» халыкара конкурсы нәтиҗәләре нигезендә «Татнефть» ширкәтенең ике проекты «1С:Предприятие 8» платформасында корпоратив автоматлаштыру буенча җиңүгә иреште.

 

Конкурс «1С:Предприятие 8» системасы чишелешләрен гамәлгә кертү проектларын автоматлаштыруда һәм алга таба куллануда зур уңышларга ирешкән кулланучыларны һәм партнерларны табу максатыннан оештырыла. Барлыгы 100 гариза кабул ителде, шулар арасындагы 79 проектка конкурста катнашуга рөхсәт бирелде.

Проектлар һөнәри жюри тарафыннан бәяләнде. Жюри составына эре предприятиеләрнең җитәкчеләре, профильле киңәшчеләр, журналистлар, «1С» фирмасы белгечләре керде.

«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте үстерү бүлегенең миллион сумлык икътисади нәтиҗәгә ия булган проектын эшләгән инженер-конструкторларына эшләрен дәвам итүне йөкләделәр.

«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең үстерү буенча директоры Ирек Гомәров уздырган инвестиция комитеты утырышында төркемнең эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шулай итеп, «Евро-4» экостандарт автомбильләре өчен алты сервис китабы эчтәлегенең бер китапка берләшүе нәтиҗәсендә типографиядә бастыру өчен кирәк булачак миллион сум акча сакланып калды. Нәтиҗәдә, Ирек Гомәров төркемгә гамәлдәге проектның дәвамы булачак яңа проект эшли башларга йөкләмә бирде.

Проект барышында кәгазьдәге документлардан баш тартып тулысынча электрон сервислы китапларга күчү планлаштырыла. Бу фикерне «КАМАЗ»ның финанс директоры Андрей Максимов хуплады. Мондый форматтагы сервислы китапны чыгара башлаган очракта бастыру өчен киткән чыгымнар турында онытырга мөмкин. Проектны «Евро-5» һәм аннан да югары экокласслы йөрткече булган автомобильләрдә тормышка ашыру планлаштырыла. Проектны гамәлгә кертү өчен команда төзелде, аңа яңа белгечләр дә керде.

Казан вертолет заводында металлны кисеп эшкәртүче мөһәндис-технологлар (инженер-технологлар) арасындагы тармакара һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Ярышларда катнашу өчен ике төркемдә Россиянең иң яхшы авиация оешмалары җыелды: 30 яшькә кадәр һәм 30 яшьтән соң.

30 яшькә кадәр булган төркемдә «Казан вертолет заводы» гавәми акционерлык җәмгыятенең мөһәндис-технологы Шипигин Сергей Вячесловович җиңүче дип билгеләнде. Икенче урынны «КумАПП» акционерлык җәмгыяте вәкиле Семавина Мария Николаевна яулады. Шулай ук, «Концерн радиоэлектронные технологии» (КРЭТ) акционерлык җәмгыяте, «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте һәм «Концерн ВКО «Алмаз – Антей» акционерлык җәмгыяте вәкилләре бүләкле урыннарга лаек булдылар.

Конкурс Россиянең 17 регионындагы авиатөзелеш комплексының иң эре предприятиеләреннән 42 катнашучыны җыйды. Эшче һәм мөһәндис һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыру, киләчәктәге мәсьәләләргә туры килүче персоналның эшкә яраклылыгын үстерүгә һәм даими үсешенә ярдәм итү ярышның максаты булып тора. Конкурс мөһәндис-технологларның гамәли һәм теория белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Оештыручылар фикеренчә, мондый конкурсларда катнашу яшьләргә сайланган һөнәрнең әһәмиятлелеген аңларга ярдәм итә һәм аларның осталыкларын арттыра.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haierның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Очрашу барышында суыту җиһазларын җитештерүче Haier заводының Яр Чаллы шәһәрендәге «Мастер» (КИП «Мастер») Кама индустриаль паркы җирлегендәге эшчәнлегенең гамәлдәге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, һәм шулай ук, уртак проектларның киләчәктәге адымнарын карап тикшерделәр.

Татарстан Республикасының җыелма төркеме «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia-2017) V милли чемпионатының гомуми төркем сынауларында икенче урын яулады. Әлеге чемпионат Краснодар шәһәрендә 15 майдан 19 майга кадәр булып узды.

Гомуми төркем сынауларында Мәскәү шәһәренең җыелма төркеме җиңде, өченче урынга Краснодар крае җыелма төркеме лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, студентлар һәм укучылар һөнәри осталык ярышларының 109 төп һәм дүрт күрсәтү мәйданында катнаштылар.

Регионара чемпионатның һәм сайлап алу ярышларының нәтиҗәләре буенча Татарстан исеменнән WorldSkills Russia хәрәкәтенең 60 мәйданында 16 яшьтән 22 яшькә кадәр (кайбер һөнәрләр буенча 25 яшькә кадәр) 81 бәйгече ярышты. Шулай ук, регионнардан 57 белгеч катнашты.

Татарстан төркемнәре 16 өлкәдә беренче урыннарны яуладылар: «Мәгълүмати кабель челтәрләре»,«Эшмәкәрлек», «Йөк транспортына хезмәт күрсәтү», «Табиби һәм социаль ярдәм күрсәтү», «Сәнәгый робот техникасы», «Флористика», «Зәркән эше», «Лаборатор табиби анализ», «Түбән сыйныфлар укытучысы», «Тавыш режиссурасы», «Кирпечтән дивар салу», «Балта остасы хезмәте», «Мәктәпкәчә белем бирү», «Автогрейдер белән идарә итү», «Физик культура һәм спорт», «Җитештерүдә команда белән эшләү».

Шулай ук республика төркемнәре «Автобуяу», «Хәрәкәтчән робот техникасы», «Кунакханә белән идарә итү», «Табаклы металл эшкәртү», «Композит технологиясе», «Видеоҗитештерү», «Суыткыч техникасы һәм  һава сафландыру системасы», «Лазер технологияләре» өлкәләрендә икенче урынга лаек булдылар.

Татарстаннан барган катнашучылар түбәндәге өлкәләрдә өченче урынны яуладылар: «Визуаль мерчендайзинг», «Туризм», «Фотография», «Ландшафт дизайны», «Таш эшкәртү эше», «Бульдозер белән идарә итү», «Каркаслы йорт төзү».


19
май, 2017 ел
җомга

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнаша.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә  «KazanSummit»ның 9 нчы тапкыр узуы турында әйтеп узды. Бер мәйданчыкта сәясәтчеләр һәм эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре, төрле илләрдән галимнәр  һәм яшьләр, Россия Федерациясе һәм аның регионнары белән мөселман дәүләтләре арасындагы икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү турында кызыксынган барлык затлар җыелды.

Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Россиянең Чит ил эшләре министрлыгына, РФ Дәүләт Думасына форумны уздырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Ислам инвеcтицияләре һәм партнерлык финанслары саммитның гадәти үзәк темасы булып тора. Бүгенге форумның көн тәртибендә шулай ук социаль эшмәкәрлек, экология, хәйрия эшчәнлеге, туризм, ислам мәгарифе һәм башка мәсьәләләр кебек бик әһәмиятле эш юнәлешләре бар», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты. Ул форум программасының үз эченә төрле-төрле чараларны алганлыгы турында билгеләп узды. Болар: фикер алышулар, семинарлар, воркшоплар, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эш советлары утырышлары, ике яклы очрашулар. KazanSummit кысаларында Казанның яшь эшмәкәрләре форумы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары сессиясе уздырыла.  Россиядә беренче тапкыр иң зур һәм Идел буе федераль округында бердәнбер «RUSSIA HALAL EXPO» хәләл индустрия күргәзмәсе оештырылды. 20 майда 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны дәүләт дине буларак кабул итү хөрмәтенә борыңгы Болгар шәһәрендә гадәттәгечә «Изге Болгар Жыены» бәйрәме узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International